Рәсәй Федерациясе бюджетына нефтяникларның салым каникулы янамый

2008 елның 27 мае, сишәмбе

Нефть секторына салым йөгенең кимүе милли байлык фондына керемнәр кимүенә һәм бюджет керемнәрендә чагылмыячак. Бу турыда, Президиум чыгарган карарны аңлатканда, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, финанс миистры Алексей Кудрин хәбәр итте.

26 май көнне Хөкүмәт Президиумы 2009-2011 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләрен хуплады. Әлеге документта салымланучы нефтькә минималь бәяне арттыру күздә тотыла. Министрлык санаулары буенча, бу 2009 елда 104,1 млрд. сумга (шул исәптән федераль бюджетка - 98,9 млрд. сум), 2010 елда - 112 млрд. сум (федераль бюджетка -106,4 млрд. сум) файдалы казылмаларга табыш салымы кимүенә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International