Бүгенге көндә республика бюджеты һәм фондыннан муниципаль берәмлек хисабына каралган чараларның 30% аванс буларак күчерелгән. Шул ук вакытта муниципальлекләр һәм фатир хуҗалары тарафыннан тоткарлыклар бар.
27 май көненә подрядчиклар 623 млн. сум күчергәннәр. 1181 йортта подряд оешмаларын сайлау буенча аукцион уздырылган. Ләкин бу бары 58% кына.
"Документация аркасында Федераль фонд алдында безнең иң зур тәртип бозу булачак. Бу ел үзенчәлекле икәне аңлашыла, шулай да киләчәктә бу кабатланмасын иде.
Документлар әзер булмаса, әлеге объектны исемлектән сызып ташлап, башка территорияләргә бирүең хәерле, - диде Премьер-министр. - Кирәкле документларсыз һәм экспертизасыз ничек эшләп була? Без сакларга тиеш булган нормаль финанс нормалар."