Гаилә финанс фестивале беренче тапкыр онлайн-форматта узачак

2020 елның 12 июне, җомга

Гамәлдәге чынбарлыкта шәхси һәм гаилә бюджетын оптимальләштерү, кредит йөкләнешен киметү һәм дәүләттән социаль ярдәм алу мәсьәләләре илебезнең күпчелек халкы өчен мөһим һәм кирәкле. 2020 елның 13 һәм 14 июнендә беренче тапкыр онлайн-форматта узачак VII Гаилә финанс фестивалендә катнашучылар шәхси финансларда тәртип урнаштыру, саклык акчаларын саклау өчен нинди инструментлар сайлау һәм кризиска каршы финанс планын ничек булдыру турында беләчәк.

Проектны гамәлгә ашырумаксаты белән digital-платформа булдырылган, ул бөтен Россиядән 20 меңнән артык катнашучыны: мәктәп укучыларын, яшүсмерләрне, студентларны, шулай ук аларның әти-әниләрен берләштерергә сәләтле. Фестиваль виртуаль шәһәр форматында финанс белем берү форматында оештырылачак.

Фестивальдә катнашучларны нәрсәләр көтә соң?

Фестиваль көннәрендә www.familymoneyfest.ru сайтында 15 дән артык локация булдырылган («Университет», «Мәктәп», «Китапханә», «Технопарк», «Офис» һ.б.) шәһәр картасы урнаштырылачак, анда берәм-берәм яисә командаларга берләшеп, катнашучылар төрле активлыкларда катнаша алачак, алынган файдалы финанс белемнәре дәрәҗәсендә ярышачак һәм призлар алачак.

Ике көн дәвамында 50дән артык чара үткәрү планлаштырыла, аларда 80нән артык финанс эксперты һәм спикеры катнашачак. Кечкенә катнашучылар мультфильмнар карый һәм финанс геройларын буйый, финанс тематикасына эшләнмәләр ясый һәм инглиз телендә акча турында сөйләшә алачак. Яшүсмерләргә мәгариф вебинарларында катнашырга һәм яшьтәшләре белән финанс мәсьәләләрен хәл итәргә, уен дәресләрендә катнашырга һәм финанс квизында уйнарга тәкъдим ителәчәк. Өлкән катнашучылар финанс белем буенча экспертлар лекцияләрен тыңлый һәм финанс планлаштыру мәсьәләләре буенча шәхси консультацияләр ала алачак.

“Хатын-кызларча” финанслар: фестивальдә 16 рухландыручы инсайт

НАФИ аналитик үзәген тикшерү нәтиҗәләре буенча, хатын-кызлар ир-атлардан ешрак гаилә бюджетын алып бару һәм агымдагы финанс карарларын кабул итү, балаларны тәэмин итү һәм аларда дөрес җайланмалар формалаштыру өчен җавап бирә. Шул сәбәпле финанс компетенцияләре хатын-кызлар өчен аеруча әһәмиятле.

Хатын-кызлар аудиториясе өчен "Салон" локациясендә танылган блогерлар һәм финанс экспертлар пижама-talk форматында файдалы гадәтләр, балаларны тәрбияләү, психология, карьера, рациональ гардероб һәм хәтта бьютиномика турында фикер алышачак лекторияләр эшләячәк. Гаилә финанс фестивале Россия Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында уза.

Фестивальнең җентекле программасы сайтта урнаштырылган. Финанс өмәсенә кушылыгыз! Барлык чараларда да бушлай катнашырга мөмкин, familymoneyfest.ru да алдан теркәү мәҗбүри.

Яшь буенча чикләү: 6 +

Facebook: familymoneyfest; Instagram: familymoneyfest.ru; Вконтакте: familymoneyfest

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International