2019 елда берләштерелгән бюджетта социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар 191,3 млрд. сум тәшкил итте

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2019 елда социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында 191,3 млрд. сум яисә чыгымнарның гомуми күләменең 59%ы, республика бюджеты буенча - 149,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

Югарыда аталган чыгымнар хисап елында бюджет һәм автоном учреждениеләрнең эшчәнлеген тәэмин итәргә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, аерым категория хезмәткәрләргә хезмәт хакын да кертеп, «май указлары» буенча хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирде. Социаль өлкәдә финанслау буенча иң күләмлесе - «Мәгариф» бүлеге. Бу бүлек буенча чыгымнарга 68,0 млрд. сум (берләштерелгән бюджет буенча - 98,8) җибәрелгән. Бүлеп бирелгән акчалар мәгариф өлкәсендә планлаштырылган чаралар үткәрергә, төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру бурычларын үтәргә мөмкинлек бирде. Татарстан Республикасы Президенты карарлары нигезендә укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәме киң кулланыла. Сигез йөздән артык укытучы грант отты, аларга хезмәт хакына айлык өстәмә акча бирелде.

Яңа мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга һәм файдалануга тапшыруга зур игътибар бирелде. Хисап елында 150 гомуми белем бирү мәктәбе, 112 балалар бакчасы, 17 ресурс үзәге капиталь ремонтланды. 2019 елда 6,5 мең урынлык 5 мәктәп һәм 6 220 урынлы 30 балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. “Мәгариф” бүлеге буенча каралган чаралар кысаларында Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздырылды. 2019 елда "Мәгариф" тармагына юнәлдерелгән бюджет чаралары күләме индикаторларны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International