Татарстан Республикасы территориясеннән 2019 елда бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга күчерүләр 1 триллион 95 млрд. сум күләмендә тупланган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатулин хәбәр итте.
Үз чиратында, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 849 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән.
2019 елда берләштерелгән бюджетның керем өлешенә 337 млрд. сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 299,0 млрд. сум.
Республика бюджетына 288,5 млрд. сум кергән.