2008 елның 1 июленнән Татарстан өлешчә хезмәт хакын тармаклы түләгә күчә

2008 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанның кайбер шәһәр һәм районнарында 2008 елның 1 июленнән хезмәт хакын тармаклы түләү кертеләчәк. Бу турыда бүген Чаллыда узган Татарстан Республикасының белем бирү учрежденияләредә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган киңәшмәдә Радик Гайзатуллин белдерде. Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, хезмәт хакын тармаклы түләү барышында төп һәм стимуллаштыру өлешләре булдырыла. “Төп өлеше билгеләнгән эш күләменә карап түләнеләчәк, - дип аңлатты ул, - Хезмәткәрнең никадәрле яхшырак һәм күбрәк эшләвенә карап, стимул өлеше дә арта. Әлеге система хезмәт күрсәтү сыйфатының яхшыртуынә тәэсир итәчәк.” ТР финанс министры җитәкчесе  әйтүенчә, 1 июлдән моңа әзер булган районнар гына күчә. Татарстан тулысынча  яңа системага 2009 елның 1 гыйнварыннан күчәчәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International