Р.Гайзатуллин: "Норматив финанслауга күчү кисәк булмычак"

2008 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2008 елның 1 гыйнварыннан норматив финанслауга күчү уңаеннан белем бирү учреңденияләре бюджет сметасынна өстәмә 512 млн сумга якын акча алачак. Бу турыда Чаллыда узган Татарстан Республикасының белем бирү учрежденияләредә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган киңәшмәдә Радик Гайзатуллин белдерде.

Әлеге чарада Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга, актаныш, Тукай, Мөслим һәм Зәй муниципаль районнарының белем бирү системасы вәкилләре катнашты. Мондый ук киңәшмәләр республикабызның Әлки һәм Бөгелмә районнарында узды инде.  

Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, норматив финанслауга күчү кисәк кенә булмыячак. Сүз уңаеннан, бюджет сметасы норматив финанслауга караганда күләмлерәк булса, дотация буенча килешү төзелә, кимрәк булса - өстәмә чаралар бүленә.

Мисал өчен, Чаллы шәһәрендә (биредә норматив финанслау 2004 елдан гамәлгә ашырыла) агымдагы елда 72 мәктәпнең 14-е 43,3 млрд. сум күләмендә өстәмә акча алачак.


“Норматив финанслауны кертү белем сыйфатына карап укучыларның күчүенә тәэсир итте, - диде Чаллы шәһәре исполком җитәкчесе Васил Шәйхразыев. – Узган елда әлеге миграция 500 кешене колачласа, быел бу сан инде 4 меңгә җитте. Мәктәп директоры өчен мондый мигра
ция – чын шок. Балага уку өчен бүленгән акча, укучы артыннан китә. Бу уку елына һәр укучыга 17 мең акча каралган”

Татарстан мәгариф системасы вәкилләре фикеренчә, гамәлдәге норматив финанлауның кимчелекләре бар. Мәсәлән, белем сыйфаты укытучының хезмәт хакында чагылмый, туклануга каралаган акча реаль суммадан ким, азык-төлек китерү өчен машинага чаралар да каралмаган.

Радик Гайзатуллин әлеге сорауларны тәфсилләп өйрәнү өчен ТР финанс министрлыгына юнәлдерүне сорады.
Бүген шулай ук мондый киңәшмә Мамадыш шәһрендә дә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International