Бюджетны формалаштырганда ресурсларны өстенлекле юнәлешләргә туплау зарур, дип саный икътисад комитеты әгъзалары

20 октябрь 2020 ел., сишәмбе

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет әгъзалары республиканың 2021 - 2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм «2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тыңладылар, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте.

2021 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 103,9% дәрәҗәсендә фаразлана. 2021-2023 елларга икътисадый активлыкның артуы сәнәгать җитештерүе һәм сәүдә күләмнәренең артуы хисабына фаразлана, алар 2021 елда тулаем региональ продукт үсешенең яртысыннан артыгын тәэмин итә. Төп факторлар арасында - ОПЕК Килешүе кысаларында нефть чыгаруны акрынлап торгызу.

2021 елда сәнәгать җитештерүе индексы 105,2% дәрәҗәсендә фаразлана. 2021-2023 елларда кулланучылар активлыгы артуы көтелә. Ваклап сату әйләнешенең үсеш темплары 102,1-102,5% дәрәҗәсендә фаразлана. Электрон сәүдә өлеше арта.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү максатында инвестицияләр җәлеп итү һәм эш урыннары булдыру буенча нәтиҗәле инструментларның берсе булып республиканың 5 моношәһәрендә эшләүче алдан баручы социаль-икътисадый үсеш территорияләре тора. АСИҮТ институты үзенең нәтиҗәлелеген раслады: барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга бирелгән салым преференцияләре суммасыннан 2 мәртәбә диярлек артыграк акча күчерелә. Алдагы өч ел дәвамында АСИҮТ кысаларында 6 меңнән артык яңа эш урыны булдыру һәм икътисадка 22 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла.

«Алабуга» тибындагы сәнәгать-җитештерү махсус икътисадый зонасы актив үсеш ала, 2023 ел ахырына аның резидентлары санын 66 предприятиегә кадәр арттыру планлаштырыла, гамәлгә ашырылган инвестицияләр күләме 155 млрд. сум дәрәҗәсендә фаразлана. «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона үсеш стадиясендә.

ТР икътисад министры билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын әзерләгәндә исәпкә алына торган сценарий шартларыннан тыш, министрлык республиканың һәр эре товар җитештерүчесе белән сценар фаразларны җентекләп эшкәртә.

Илкүләм  проектлар кысаларында чараларны гамәлгә ашыру республика икътисадына өстәмә кертем булачак. Хәзерге вакытта республика икътисадының чирегеннән артыгын кече һәм урта бизнес алып тора - 25,3 % (2019 елда - 26,1 %). Фаразларга караганда, кече һәм урта предприятиеләрнең акча әйләнеше 2023 елда якынча 1,7 трлн. сум тәшкил итәргә тиеш (2019 елда - 1,5 трлн. сум). Республиканың мәшгуль халкының өчтән бере - 532 меңнән артык кеше - кече һәм урта эшкуарлык субъектларында эшли.

Бүген республикада «Химград» технополисы һәм «Мастер» Кама индустриаль паркы кебек эре инфраструктура объектлары уңышлы эшли. 2023 елга барлык сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентларының акча әйләнеше 250 млрд. сумга кадәр (2019 елга 122%), резидентлар саны - 1 563 (105%), эш урыннары саны - 32 мең берәмлеккә (105%), ә салым түләүләре күләме - 35,8 млрд. сумга кадәр (120%) артырга тиеш.

Мидхәт Шаһиәхмәтов игътибарны республика һәм муниципаль дәрәҗәдә дә салым преференцияләре бирү исәбенә сәнәгать мәйданчыкларының һәм паркларның җәлеп итүчәнлеген арттыру зарурлыгына юнәлтте.

Халыкның мәшгульлеген арттыру элеккечә төп бурыч булып кала. Ел башыннан эшсезләр саны 68 мең кешегә арткан һәм сентябрь башына 78,6 мең тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада 40 меңнән артык вакансия бар. Агымдагы ел ахырына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бәяләве буенча эшсезләр санын киметү планлаштырыла.

2021 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә 1 млрд. 269,4 млн. сум җибәреләчәк дип көтелә, шул исәптән федераль бюджеттан субсидияләр хисабына 269,4 млн. сум. Республика территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә һәм үстерүгә биреләчәк акча күләме 9,3 млрд сум тәшкил итәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга акчалар күләме 332,6 млн. сум күләмендә планлаштырыла, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән - 269,4 млн. сум.

Киләсе елда туристик эшчәнлеккә ярдәм итүгә 71,3 млн. сум акча юнәлдерү планлаштырыла,  өч яшькәчә сабыйларны  махсус балалар ризыгы белән тәэмин итүгә - 158,2 млн. сум.

Комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин республиканың социаль-икътисади үсеш фаразында чагылдырылган саннар - төп макроикътисадый күрсәткечләр генә түгел, ә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе дә, дип билгеләде.

"Фараз максималь дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килергә, агымдагы бурычларны хәл итү генә түгел, бәлки икътисадның озак сроклы үсеш темпларын хуплау өчен, хәзерге катлаулы шартларда да ныклык запасы булдырырга тиеш, - дип басым ясадыул. - Ресурсларны өстенлекле юнәлешләргә тупларга, беренче чиратта, үсешләре максималь нәтиҗә бирә торган тармакларга ярдәм итәргә кирәк».

Парламентарийлар сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова 2021-2023 елларга бюджетны формалаштырганда беренче чираттагы чыгымнарның киметелмәвенә игътибарны юнәлтте. Социаль әһәмиятле чаралар (хезмәт хакын түләү, медикаментлар белән тәэмин итү һ.б.) тулы күләмдә финансланачак.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, РФ Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе буенча, агымдагы елның кризисы федераль дәрәҗәдә системалы характерда булмаган, икътисадый түбәнәю нигездә  кече һәм урта бизнес секторына кагылган, әмма система барлыкка китерүче тармакларга һәм компанияләргә таралмаган. Парламентарий бу нисбәттән республикадагы хәлләр белән кызыксынды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанда кече һәм урта бизнес  зыян күргән. Ил һәм республика хөкүмәте тарафыннан аларга  моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары күрсәтелгән. Республиканың система төзүче предприятиеләре ташламалы кредитлар алу мөмкинлегенә ия булган. Моннан тыш, банкротлыкка мораторий кертелгән.

«Барлык бу чаралар системалы кризистан качарга ярдәм итте, - дип басым ясады министр. - Пандемия чорында билгеле бер кыенлыклар кичергән аерым предприятиеләр бар. Без хәзер һәр тармак белән җентекләп эшлибез. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ярдәм чараларының икенче пакеты аеруча проблемалы тармаклардагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән».

Депутат Александр Комисаров республиканың сәнәгать паркларында тупланган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары белән кызыксынды.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, республиканың барлык сәнәгать мәйданчыклары да үз эшләренең нәтиҗәлелеген күрсәтми. Әмма үсеш стратегиясе төзелгән, резидентларны җәлеп итү системасын булдырган лидерлар да бар. Нәтиҗә буларак, алар яхшы күрсәткечләргә ия. 100 сәнәгать мәйданчыгының 14е генә федераль, республика бюджеты хисабына финансланган.

Министр фикеренчә, төп бурыч - кече һәм урта бизнеска карата бюджетка салынган акчалар моңа аеруча мохтаҗ булган предприятиеләрне алсын һәм аларга ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә үсеш нәтиҗәсен күрсәтә алсын.

Фикер алышуда шулай ук Марат Әхмәтов, Марат Галиев, Алсу Нәбиева, шулай ук Комитет каршындагы Эксперт советы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Комитет 2021 - 2023 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы проектын һәм «2021 елга, 2022 - 2023еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын хуплады.

Шул ук вакытта комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына берничә тәкъдим белән карар кабул итте, аерым алганда, кече һәм урта бизнес субъектларының экспорт базарларына чыгуын тәэмин итү, шул исәптән аларның чыгымнарын киметү юлы белән; эре инвестиция проектларына ярдәм механизмнарын камилләштерү; инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә республика законнарын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру; субъектта инвестицион климатны яхшырту буенча Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы тәҗрибәләрен актив өйрәнү һәм гамәлгә кертү һ.б.

Комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында, шулай ук «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законнары проектларын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International