Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашты

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Катнашучылар кече нефть компанияләренең агымдагы елның 9 аенда эшенә йомгак ясадылар һәм ел азагына кадәр бурычларын билгеләделәр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәнең катлаулы социаль-икътисадый вәзгыятьтә узуын билгеләп үтте. Коронавирус пандемиясе һәм аннан соң килгән чикләү чаралары базарлардагы проблемаларга, икътисадый активлыкка җитди йогынты ясады. "Ел бик катлаулы. Әмма нефть сәнәгате элеккечә үк икътисад локомотивы булып кала бирә", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 аеның нәтиҗәләре буенча Татарстанда нефть чыгару узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,7% ка кимегән. Республикада 24,5 млн. тонна нефть чыгарылган.

Кече нефть компанияләренә килгәндә, хисап чорында алар 82 млрд. сумлык продукция төяп озаткан. Кече нефть компанияләре бюджетының барлык дәрәҗәләренә 57 млрд. сум тирәсе салым түләгәннәр. «Һәр кече нефть компаниясе җитди салым түләүче булып тора", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, республиканың кече нефть компанияләре 9 айда 5 млн 200 мең тонна нефть чыгарган. Югары үзле нефтькә 1 млн 156 мең тонна туры килә, ә 80% тан артык эшкәртелгән нефть ятмаларыннан - 531 мең тонна.

Эксплуатацион бораулау буенча компанияләр тарафыннан 290 мең метр тау токымнары борауланган, бу планлаштырылган нефть чыгаруның 130% ын тәшкил итә. 211 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Скважиналар фонды өстендә эшләгәндә катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның 24 технологиясе кулланылды.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Родион Карпов үз чиратында билгеләп үткәнчә, коронавируска каршы тору буенча катлаулы вәзгыять куркыныч җитештерү объектларын эксплуатацияләүче оешмаларга өстәмә җаваплылык йөкли. Профилактик эш, укыту семинарлары һәм тикшерүләр уңай нәтиҗәгә ия. Әйтик, 2018 елның апреленнән кече нефть компанияләренең куркыныч җитештерү объектларында аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Бүгенге көндә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе республиканың 22 кече нефть компаниясенең 110 капиталь төзелеш объекты төзүен һәм реконструкцияләвен күзәтеп тора. 3 нче кварталда 112 тикшерү үткәрелгән. «Узган ел ахырында төзелгән эш уңай нәтиҗәләр бирә. 9 ай эчендә кече нефть компанияләре 56 капиталь төзелеш объектын яраштырдылар, бу узган ел белән чагыштырганда 10 тапкыр күбрәк», - дип хәбәр итте Родион Карпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International