Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 16 декабреннән 1089 санлы карары белән 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумы расланды.
2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе булды.