Без бюджет акчаларын эффектив кулланырга тиеш, чыгымнарны, өстәмә керемнәр булыр дип, кабартырга тиеш түгел. Шуның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, 2013 елның 1 кварталына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм республика финанс, казначылык һәм салым органнарының 2013 елга бурычлары - төп тема булды.
Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 1 кварталында сальдолаштырылган финанс нәтиҗә 17 %ка үткән ел белән чагыштырганда азрак булуы турында хәбәр итте. Бу икътисадтагы гомуми тенденцияләрне күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елның 1 кварталында табышка салымнан керемнәр 2012 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 18 %ка азрак.
Без мондый хәлгә оператив рәвештә җавап әзерләргә тиеш, дип саный ТР Президенты. Ул Татарстанның экспортка юнәлгән республика икәнлеге турында искә төшерде, шуңа күрә Европа бергәлегендәге хәлләр безнең республика икътисадына да тискәре тәэсир итә, шул исәптән федераль бюджет аша да.
Шулай ук без Россиянең ВТОга керүе нәтиҗәләренең җитди тәэсирен дә сиздек, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы эффектив һәм сакчыл җитештерү, ресурсларны һәм энергияне куллану, персонал хезмәтенең эффективлыгын үстерү принципларын кертү мәсьәләләре мөһим булып кала – дөнья стандартларына туры килерлек һәм конкурентлыкка сәләтле булу өчен дип белдерде.
Без булган ресурсларны эффектив кулланырга тиеш дип тагын бер кат искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Тагын бер уйландырыла торган мәсьәлә - бюджет өлкәләрендә эш хакы күләменең киүпкә артуы, дип билгеләде ТР Президенты. Бүгенгә бюджетчылар эш хакының өлеше 70 млрд. сум булса, 2018 елга ул 150 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин.
Булган авырлыкларга карамастан, барлык максатлар үтәлә, тиешле социаль түләүләр бирелеп барыла, дип игълан итте Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмә барышында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин («2013 елның 1 кварталына салым органнары хезмәтенең йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары»), Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин («2013 елның 1 кварталына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм республика финанс органнарының 2013 елга бурычлары») чыгыш ясадылар.