2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 42,9 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 36,1 млрд. сум тәшкил итте, федераль чаралар – 6,8 млрд. сум.
Республика бюджетына үз керемнәре 28 млрд. сум керде.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Төп тема 2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясауга һәм 2013 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республиканың кайбер предприятиеләре үткән ел белән чагыштырганда табышка салым күләмен киметкәннәр.
Табыш кимү сәбәпләренә нефтькә һәм нефть химиясе продукциясенә бәяләрнең кимүен, файдалы казылмалар чыгаруга салымның база ставкасы артуны, коммерциячел һәм эксплуатация чыгымнары артуны, курс аермасы йогынтысын кертергә була. Предприятиеләрнең исәпләп чыгарулары, шулай ук 2013 елның I кварталында салым керү динамикасы күрсәткәнчә, табышка салым буенча түләүләрнең кимү тенденциясе апрельдә һәм тулаем икенче кварталда дәвам итәргә мөмкин.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елның I кварталында акцизлар 3,2 млрд. сум күләмендә кергән.
Җирле бюджетлар үтәлешенә килгәндә исә, шушы елның беренче кварталында җирле бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 8 млрд. 175 млн. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) 2013 елның I кварталында 10,6 млрд. сум күләмендә керде. Татарстан Республикасының республика бюджетына 6,2 млрд. сум, җирле бюджетларга – 4,4 млрд. сум өстәлде.
Җир салымы 1,7 млрд. сум күләмендә керде. Районнар һәм шәһәрләр киселешендә ул тигез түгел, тугыз районда җир салымы үткән елның беренче кварталы белән чагыштырганда кимегән.
Салым керемнәре белән беррәттән бюджетның тагын бер мөһим чыганагы – салым булмаган керемнәр, аларв 2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2,9 млрд. сум кергән (республика бюджетына кертемнәр – 1,8 млрд. сум, җирле бюджетларга 1,1 млрд. сум).
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары – 36,2 млрд. сум.
Җирле бюджетларга трансфертлар беренче кварталда 6,4 млрд. сум күләмендә.
Җирле бюджетлар чыгымнары 2013 елның I кварталында бюджетара трансфертларны исәпкә алып 12,9 млрд. сум тәшкил итә.