Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренә ярдәм итүгә акчалар каралган

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бакча вакыты якынлаша. Татарстанда коммерцияле булмаган 900 бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча кишәрлегеннән файдалана.

2017 елдан бакчачылар проблемаларын хәл итүгә ел саен 500 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу 151 су манарасы урнаштырырга, 83 скважина ремонтларга, 26 км суүткәргеч салырга, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юллары ремонтланган, 116 км электрүткәргеч линиясе һәм 118 комплектлы трансформатор подстанциясе эше җайга салынган.

2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында тармак министрлыклары тәкъдимнәре нигезендә капиталь характердагы чыгымнар кысаларында гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләргә ярдәм итү өчен 2020 ел дәрәҗәсндә акчалар каралган, шул исәптән керү юлларын ремонтлауга - 300,0 млн. сум; бакчачылык ширкәте чикләренә кадәр электр челтәре хуҗалыклары объектларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлауга - 100,0 млн. сум, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару эшләрен оештыруга - 150,0 млн. сум.

Гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләренә дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International