Рөстәм Миңнеханов: "Бүген "Казаноргсинтез" бурычы – булган куәтләргә йөкләнеш бирү"

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Предприятиенең буган куәтләрен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәрлек ышанычлы чимал белән тәэмин итү – хәзерге вакытта "Казаноргсинтез"ААҖ җитәкчелеге алдына куелган төп бурыч. Бу турыда бүген компания акционерларының еллык йомгак җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов хәбәр итте.

2012 елга компания эшчәнлегенең йомгаклары турындагы нотык белән "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән елны акционер җәмгыять яхшы финанс күрсәткечләре белән тәмамлады. Хисап чорында чиста табыш 3,28 млрд сумнан артык булды, бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,5 мәртәбәгә артыграк. 2011 ел белән чагыштырганда ул 22% ка артты һәм 45,5 млрд сум тәшкил итте, җитештерүнең физик күләмнәре 16%ка артты.

"Казаноргсинтез" ААҖ 2012 елда 493 меңтонна этилен җитештерелде. Фәрид Миңнегулов билгеләп үткәнчә, чималны вакытында китереп тору нәтиҗәсендә җитештерү куәтләренә йөкләнеш 63% тан 71%ка кадәр артты.

Предприятие 443,3 мең тонна түбән басымлы полиэтилен, 210,9 мең тонна гары басымлы полиэтилен җитештерде. Шулай ук предприятиедә 65,4 мең тонна поликарбонат эшләп чыгарылды.

2012 елда предприятиедә уртача хезмәт хакы 31,5 мең сум тәшкил итә, алдагы ел белән чагыштырганда 29% ка артык.

Предприятие тарафыннан төрле дәрәҗәләрдәгге бюджетларга 3,537 млрд сум салым кертелгән, алдагы ел белән чагыштырганда 75% ка артык. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 1,51 млрд сум түләнгән, 2011 ел белән чагыштырганда 54% ка артык.

Акционерлар еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисаплылыгын, шул исәптән "Казаноргсинтез" ААҖ нең 2012 елның финанс нәтиҗәләре турында хисапны расладылар. Дивидендлар түләүгә карар белән чиста табыштан 30% ы юнәлдерелә - 985 млн сум.

Җыелышта Директорлар Советының 11 кешедән торган яңа составысайланды. Элеккеге составтан яңасына "ТАИФ"ААҖ җитештерү-коммерциячел идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Султиев кына кермәде. Аның урынын "ТАИФ"ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов алды.

Акционерлар җыелышы тәмамлангач Директорлар советы яңа составының беренче утырышы узды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы үзенең рәисе итеп "ТАИФ"ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны сайланды.

Җыелышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез"ны Татарстанның гына түгел, Россиянең дә әйдәүче предприятиеләреннән берсе дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, компания күптән түгел кризис хәлендә булса да, үсешнең сайланган стратегиясе бүген үз нәтиҗәләрен бирә – керем һәм чиста табыш арта бара.

"Болар бар да гади генә бармады, әмма Россия нефть химиясендә уңышлы предприятиеләрнең берсен саклап калып булды", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Аның сүзләренчә, полимерлар җитештерүнең мондый куәте булу республикада кече һәм урта бизнес үсеше өчен шартлар тудыра. "Татарстанда сәнәгать продукциясе үткән ел 1,4 трлн сум тәшкил итә. Әмма нефть химиясе предприятиеләребезне модернизацияләү 2 триллионга җитү мөмкин түгел", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент компания җитәкчелеге алдындагы иң мөһим мәсьәлә дип чимал белән ышанычлы тәэмин итүне атады, аңарсыз предприятиенең киләчәк үсеше мөмкин түгел.

Рөстәм Миңнеханов алдан игълан ителгән предприятиенең үсеш күрсәткечләре арттырып үтәлгәнен билгеләп үтте.  "Бу коллективның, башкарма дирекциянең, директорлар Советының бик зур казанышы", - дип белдерде республика Президенты.

Ул "Казаноргсинтез" ААҖга уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм компаниягә киләчәктә дә уңышлар теләде.  

Акционерлар җыелышыннан соң узган пресс-конференциядә Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта "Казаноргсинтез" ААҖ алдында производствоны масштаблы үстерү максаты тормый дип хәбәр итте, предприятиенең булган куәтләренә йөкләнеш бирергә кирәк. "Әлеге этапта нинди дә булса эре инвестицияләр кирәкми, без яңа модернизацияләү программасын булдырсак кына кирәге чыгарга мөмкин. Бүген безнең максат - куәтләргә йөкләнеш бирү, эффектив хезмәт булдыру", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, компаниянең 15-20 еллык чимал контрактлары булырга тиеш, бу чимал белән тәэмин итүнең ышанычы булачак.

Татарстан Президенты "Казаноргсинтез" ААҖ продукциясе тәкъдим ителгән базарларда көчле конкуренция булуына игътибар итте, бигрәк тә хәзер Россия ВТОга кергәч. Татарстан компаниясенең эре дөнья компанияләре алдында конкурентлы өстенлеге, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, сыгылмалык һәм аеруча кирәкле продукцияне тиз арада җитештерә ала башлау сәләте булырга итеш. Шуннан тыш, полимерларны эшкәртү белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес үсеше предприятиегә продукциясенең зур өлешен Татарстанда сата алаырга мөмкинлек бирәчәк. 

Предприятиенең бурычлары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты аның компаниянең зыянлы эшләүе нәтиҗәсендә формалашмаганын искәртте -  "Казаноргсинтез" һәрвакытта да эффектив эшләде. "Бурычлар без модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру вакытында барлыкка килде. Шуңа күрә хәзер бурычлар йөкләнешен киметергә кирәк, куәтләргә йөкләнеш бирергә кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта компания үзен ышанычлы бурычка алучы дип күрсәтте, шуңа күрә банкларга "Казаноргсинтез"га кредит бирергә кызыклы, ә предприятие зур булмаган процентка кредит алырга мөмкин һәм үз бурычларын түләп бара алачак. 

"Казаноргсинтез" ААҖ  Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов куәтләргә йөкләнеш бирелсә, полиэтиленны җитештерүнең еллык күләме хәзерге 700 мең тоннадан 900 мең тоннага җитә ала, дип белдерде. Хәзерге вакытта яңа модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга килсәк, Альберт Шиһабетдинов сүзләренчә, компания табышын елына 120 млрд сумга җиткерүне күз алдында тота, ә чиста табышны - 15 млрд сумга җиткерергә. Әлеге күрсәткечләр нигезендә хәзер компания үсешенең юнәлешләре билгеләнә дә инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International