Рөстәм Миңнеханов: Энергетика станцияләренең нәтиҗәлелеген арттыру - өстенлекле бурыч

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

Утырышта республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетика һәм торак-коммуналь комплексны үстерү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан предприятиеләре һәм районнарында энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар мисаллары каралды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада энергетика өлкәсендә берничә инновацион проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән водород технологияләрен куллану, СПГ куллану һәм электромобильләрне үстерү. «Күптән түгел ерак перспектива буларак каралган темалар бүген инде республикада тормышка ашырыла. Минемчә, Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча форум мәйданчыгы энергия нәтиҗәлелеге һәм циркуляр икътисадның заманча трендлары өлешендә бик зур мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бирә. "Татнефть" компаниясе бу эшнең ничек алып барылуын күрсәтә инде", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада энергетика станцияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга зур игътибар бирелә. «РФ Хөкүмәте ярдәме белән Зәй ГРЭСЫ модернизацияләнәчәк. Бездән тагын ике проект – Чаллы ТЭЦы һәм Казан ТЭЦ-2 проектлары тәкъдим ителгән. Якындагы елларда бу станцияләр тирән модернизация узар һәм базарда конкурентлы булыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте ул.

Президент ассызыклаганча, узган кыш бик салкын булды, шуның нәтиҗәсендә җылылык энергиясен куллану 24% ка артты. «Әлеге яңа шартларга шулай ук реакция белдерергә кирәк. Резерв сыйфатында һава торышын җайга салу узелларын карарга мөмкин. Бүгенге көндә күп фатирлы йортларның 55% ы гына шундый узелларга ия. Бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

«Без барлык яңа шартларга дөрес җавап бирергә тиеш. Барысы да, шул исәптән экологик мәсьәләләр кысаларында, бик мөһим. Газ-мотор ягулыгы базарын үстерергә, СПГ буенча ягулык салу станцияләрен ачарга кирәк. Гомумән алганда, безнең ил өчен газ куллануны арттыру, газны газ химиясе буларак куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мөһим", - дип өстәде ТР Президенты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2019 ел дәрәҗәсенә карата 5% ка кимегән. 2007 елның база күрсәткеченә карата кимү 28% тәшкил итте, максатчан ориентирда – 2024 елга карата 24,8%. Республика тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы кимү пандемия чорында энергия ресурсларын куллануның сизелерлек кимүенә бәйле. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ягулык-энергетика ресурсларын куллану 7,7% ка яисә 1,6 млн.тонна шартлы ягулык куллану кимегән. «Бүгенге көндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2030 елга тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 2016 ел дәрәҗәсенә карата 30% ка киметү бурычын куя. Безгә әлеге максатчан ориентирларга ирешергә омтылырга кирәк", - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Министр республика энергомашина төзелеше өлкәсе үсешен билгеләп үтте. КМПОда 17 МВт куәтле газ турбинасы электростанциясе файдалануга тапшырылды. Шулай ук Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ»двигательләре базасында Кама-энергетика предприятиесендә бүленгән энергетика сегменты өчен электростанцияләр чыгару үзләштерелде.

Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 4 энергия станциясе модернизацияләнгән, бу энергосистеманың куәтен 1,2 Гигаваттка арттырырга мөмкинлек бирде. Әйтик, ел башына, кече генерация объектларын исәпкә алып, республика энергосистемасының электр куәте 8100 МВт тәшкил итә.

Илебезнең энергетика машина төзелеше тармагы үсеше турында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов хәбәр итте. 

Утырыш ахырында Алексей Песошин Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International