Дмитрий Рогозин: "КАМАЗ"да без заманча җитештерү һәм алдынгы эшләнмәләр күрдек"

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

"КАМАЗ" җитәкчелегенең Россия оборонасы тармагы ихтыяҗлары өчен алдынгы эшләнмәләр ясарга теләкләре башка предприятиеләр өчен яхшы үрнәк булып тора, дип белдерде бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Яр Чаллыда предприятиенең җитештерү һәм конструктор цехларында булганнан соң. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.


Дмитрия Рогозинның "КАМАЗ"га визитының беренче пункты двигательләр заводы булды. Вице-премьер цилиндрлар блогын эшкәртү линиясен, коленвалларны эшкәртү участогын, СП "Камминз-КАМА" җыю линиясен, "КАМАЗ" двигательләрен җыюны карап чыкты. Д.Рогозинны "КАМАЗ"ның чит ил оборудованиеләрен сатып алу мәсьәләсе, персоналны чит ил станокларында эшләргә өйрәтү дә кызыксындырды. 


"КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Дмитрий Рогозинга оештырылган уртак  предприятие бөтен производствода да җитештерү сыйфатының халыкара стандартларын кертергә, хезмәткәрләрнең җитештерү культурасын үстерергә ярдәм итүе турында искәртте. Бүгенге көнгә һәм дүртенче "КАМАЗ" Cummins двигателе белән чыгарыла. Гадәттә СП моторы җиңел һәм уртача авыр йөк машиналарына һәм автобусларга куела.

"КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәгендә Дмитрий Рогозинга яңа кабиналы граждан авыр йөк машинсының моделен күрсәттеләр. Шунда ук РФ вице-премьеры үз инициативасы буенча завод төзү эшен алып баручы хәрби техниканың яңа модельләрен карады. Шул исәптән, "Тайфун" авыр автомобиль, шулай ук Италия лицензиясе буенча ясалган "Рысь" бронеавтомобиле.

Танышудан соң Дмитрий Рогозин НТЦ территориясендә "Тайфун" рулендә кыска тест-драйв үткәрде, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рысь" автомобилен сайлады.

Йөреп кайтканнан соң журналистларга биргән интервьюсында Россия вице-премьеры яңа техниканы бик зур бәяләде. "Куәтле машина, көчле, зур бер баһадир филдә утырып барган кебек, педаленә тиюгә ул зур тизлек җыя", - дип белдерде Дмитрий Рогозин, "Тайфун"ны мактап.

"Бүген без илнең һәм чит ил базарларының төрле ихтыяҗларына йөз тоткан хәзерге заман җитештерүен күрдек, конвейерны карадык, анда авыр класслы граждан йөк машиналары чыгарыла, "КАМАЗ"ның авыр хәрби техника эшләре белән таныштык, - диде Дмитрий Рогозин үзенең заводта күргәннәре турында. - Бу техника безнең гаскәриләрне сугыш кырында коткарыр дип ышанабыз, безгә бит хәзер, гаскәриләребезне саклап калып, теләсә нинди дошманның агрессиясен кире кагарга кирәк”.

Дмитрий Рогозин фикеренчә, "КАМАЗ" гаскәрләргә хәрбиләрне, мина-фугас һәм ату коралларыннан саклап калып, йөртә алырлык хәзерге заман техникасын тәкъдим итү өстендә эшли. РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Россиянең делегация составына керүче башка оборона предприятиеләре вәкилләренә "КАМАЗ"дан өйрәнерлек нәрсәләр бар.

Дмитрий Рогозин хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең бүгенге күчмә утырышында коры җир гаскәрләрен, диңгез пехотасын, эчке гаскәрләрне тәэмин итү мәсьәләләре каралды. "Бүген 2020 елга кадәр кораллану дәүләт программасы стартында котылгысыз булган мәсьәләләрне ничек хәл итүне тизләт, Оборона министрлыгы белән сәнәгать арасындагы диалогны җайга салу, министрлык нәкъ менү үзенә кирәкне заказ бирү, ә сәнәгать адекват бәяләргә һәм вакытында шушы заказларны үтәү турында актуаль сөйләшү булачак, - дип хәбәр итте РФ вице-премьеры. – Акча бар, әмма сәнәгать, шушы акчаларны үзләштереп кенә калмыйча, билгеләнгән срогына ышанычлы һәм сыйфатлы техника эшләп чыгара аламы – шуны белү бик мөһим".

"Билгеле, җитештерүне яңартмыйча дәүләт заказчысы заданиеләрен үтәү турында сөйләп тә торасы юк. Нәкъ менә шуңа күрә без бер үк вакытта ике программаны – 2020 елга кадәр кораллану дәүләт программасын һәм оборона—әнәгать комплексын үстерү буенча максатчан федераль программаны гамәлгә ашырабыз, - дип билгеләп үтте Дмитрий Рогозин. – Әмма "КАМАЗ" да без предприятиенең үз акчаларына заманнан алда йөри торган әйберләр әзерли һәм аларны Оборона министрлыгы заданиесендәгечә үти алуына ышандык. Без мондый предприятиеләр булуына шатланабыз".

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чиратында "КАМАЗ"ның республика өчен әһәмиятен ассызыклады. "Без бүген заводка соңгы елларда үтеп кергән заманча технологияләрне күрсәттек, "КАМАЗ"ның эшләнмәләр үзәген күрсәттек, үзебезнең сорауларны куйдык – полигон кирәкме, кайбер мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бик файдалы сәяхәт, аның барышында без яңа бурычлар һәм максатлар алачакбыз, һәм җитәкчелеккә үз сорауларыбызны куя алабыз".

Заводка экскурсия азагында РФ вице-премьеры "КАМАЗ-Мастер" командасы базасында булды. Дмитрий Рогозин команда әгъзаларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез үз җиңүләрегез белән илнең данын күтәрәсез", - дип мөрәҗәгать итте Д.Рогозин аларга.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин Дмитрий Рогозинны "КАМАЗ-Мастер"ның киләчәктә дә Россия техникасының куәтен күрсәтү өчен барысын да эшләячәкләренә ышандырды.

Владимир Чагин Дмитрия Рогозин өчен цех буйлап экскурсия уздырды, үзләре ярышларда катнаша торган машиналарн ыкүрсәтте, ә музейда команда трофейлары коллекциясен тәкъдим итте.

Производствога сәяхәттән соң Дмитрий Рогозин "КАМАЗ" дирекциясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең бүгенге күчмә утырышын уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International