Рөстәм Миңнеханов FISU президенты белән очрашты

2013 елның 5 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу шул көннәрдә 2013 елгы Универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының Казанда очрашуы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.

FISU башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов оешма җитәкчелеге Татарстанга ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте. "Һәр көнне без берәр яңалык үзләштерәбез, актив эшлибез. Безгә Россия Федерациясе Хөкүмәте бик ярдәм итә, Универсиадага әзерлеккә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән игътибар бирә", - дип ассысызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Универсиада башланырга 92 көн кала безгә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле һәм безнең аларны хәл итүебездә бернинди шик юк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты . – Без бөтен дөньяга Россия Федерациясенең шундый олы чаралар уздыра алуын дәлилләргә һәм студентлар спорты популярлаштыруга үз өлешебезне кертергә тиеш".

Үз чиратында FISU президенты Клод-Луи Гальен Казандагы Универсиада иң югары дәрәҗәдә узар дип ышаныч белдерде. "Хәзер инде бар да эшләнгән дияргә була: аерым мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин, без беләбез бу бөтен тарихта иң яхшы универсиада булачак, бу искиткеч Универсиада булачак, - дип белдерде FISU башлыгы. – Россия һәм Татарстан студентлар спортының бөтен тарихына кереп калачак".

Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру Россиягә оешкан спорт чараларын тиешенчә уздыру өчен нигез булачак. Нәкъ менә Универсиада студентлар уеннарында катнашучылар өчен генә түгел, шулай ук Россиядә узачак башка олы халыкара спорт чараларында катнашучылар өчен дә Россиягә визасыз керүне оештырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International