"Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО белән “Panasonic Россия”, “Данон-Юнимилк” КТ, “Эколаб” ЯАҖ компанияләре арасында партнерлык шартнамәләренә имза салу тантанасы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "Казан 2013 Башкарма дирекциясе" АНО генераль директоры Владимир Леонов, “Panasonic Россия” генераль директоры Судзуки Сигэо, управляющий директор представительства “Данон-Юнимилк” компанияләр төркеме “Данон-Юнимилк-Волга” Россиядәге вәкиллегенең идарәче директоры Кустэ Стефан Станислас, “Эколаб” ЯАҖ вице-президенты һәм генераль директоры Вацлав Харант.
“Panasonic Россия” компаниясе “Видеомәгълүматны чагылдыру җайланмалары һәм видеоконференцияләр өчен җиһазлар” категориясендә Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнеры булды. Судзуки Сигэо хәбәр иткәнчә, бу компания Россиядә катнашучы иң масштаблы программа.
Универсиаданың “Сөт продукциясе” категориясендә “Данон-Юнимилк” компанияләре төркеме рәсми партнеры булды һәм и спортчылар өчен төп ресторанда сөт продукциясенә булган ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндеререгә тыена. Владимир Леонов сүзләренчә, бу 100 тоннадан артык төрле төрдәге сөт продукциясе. Компания өчен бу шартнамә - эре спорт проектлары белән хезмәттәшлекнең беренче тәҗрибәсе.
“Эколаб” компаниясе “Гигиена һәм чисталык технологияләре” Универсиадаа авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге һәм башка спорт объектлары территориясендә чисталык өчен әйберләр һәм җайланмалар китереп торучы рәсми партер ролен үтәячәк.
Партнерлык шартнамәләренә имза салу тантанасы алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Татарстан Универсиада 2013 партнер компанияләре белән мөнәсәбәтләрен юридик яктан беркетү мөмкинлегенә бик шат дип белдерде. Аның сүзләренчә, Казандагы Универсиада иң югары дәрәҗәдә узачак һәм компаниияләр үзләре хакында бөтендөньяга өн салачаклар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук партнерлык мөнәсәбәтләре халыкара дәрәҗәдәге бүтән спорт чараларын – 2015 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын һәм башкаларны уздыру кысаларында да дәвам итәр дип ышаныч белдерде.
Партнерлык шартнамәләренә имза салу тантанасы тәмамлангач Владимир Леонов һәм компанияләр вәкилләре журналистларның сорауларына җавап бирделәр.