Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия-Татарстан бизнес-форумын (Прага шәһәре) ачуда сәламләү сүзендә әйтте. Аның сүзләренчә, Чехия–Татарстан товар әйләнеше 2012 йомгаклары буенча 1,7 мәртәбә артты һәм 223 млн АКШ доллары тәшкил итте.
Рөстәм Миңнеханов икътисадый форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Чехия–Татарстан бизнес-форумын оештыручыларга кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе визиты өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Россия-Чехия арасындагы үсә баручы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм күрсәтүләре өчен Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселевка һәм Россия Федерациясе Чехиядәге сәүдә вәкиле Александр Туровка үзенең ихтирамын белдерде.
атарстанда уңышлы эшләп килүче Чехия компанияләре арасында Рөстәм Миңнеханов “ПСЙ холдинг”ны, “Фавеа”ны, “Коммерчни Банк”ны, “Д Пласт-Эфтек"ны һәм башкаларны атады. Тулаем алганда Татарстан – Чехия уртак проектлары арасында - автомобиль сәнәгате өчен пластмассалар һәм коррозиягә каршы капламалар җитештерү предприятиесе, Татарстан башкаласын тышкы яктан яктыртуны модернизацияләү проекты, заманча дару чаралары җитештерү, нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлек, Казан үзәгендә күп функцияле комплекс төзү, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар.
“Татарстан компанияләренең дә Чехия базарыында эшләү мисаллары бар, - дип хәбхр итте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Чехия белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең яхшы механизмнары булдырылган. Чехиядә Татарстанның Сәүдә-икътисад вәкиллеге актив эшли, Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеме булдырылган.
Татарстан Президенты шулай ук Прага – Казан турыдан-туры авиарейслары башкарылуын, Казанда Чехия виза үзәге эшләвен, ә Прагада Татарстан вәкиллеге эшләвен искә төшерде. 2012 елның ноябрендә Казанда Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышын уздырылды, аның кысаларында Татарстан – Чехия бизнес-форумы да үтте.
Татарстан башлыгы нәтиҗәле файдаланылырга тиешле олы потенциал булуын да ассызыклады. Ул форумда катнашучы Чехия эшлекле даирәләренә Татарстанга һәм аның икътисадый куәтенә булган кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
ВТОга керү белән Россия һәм аның регионнары өчен тышкы дөнья белән, шул исәптән Чехия белән дә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, Россия базары чит ил компанияләрен көннән-көн күбрәк җәлеп итә.
“Без Чехия компанияләре бу базарда эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында безнең республиканы сайлап алсыннар дип телибез, - дип дәвам итте ул. – Соңгы елларда Татарстан – Россиянең инвестицияләрне иң күп җәлеп итүче регионнарыннан берсе. Без төрле специализациядәге заманча сәнәгать мәйданчыкларын, индустриаль паркларны, югары таләпләргә туры килә торган уңай шартлар тудырылган бизнес-процесслар аутсорсингы үзәкләрен үстерү буенча актив эш алып барабыз. Инвесторлар өчен - заманча инфраструктуралы алга киткән технопарклар челтәре бар, бу югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк, “Химград” технополисы һәм ”Идея” технопаркы, бизнес-инкубаторлар, әйдәүче уку-укыту һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре”.
Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасы турында җентекләп сөйләде, андагы резидентларга әзер сәнәгать, инженер, транспорт һәм таможня инфраструктурасы, шулай ук кайбер салым һәм таможня ташламалары тәкъдим ителә. Татарстанда Россия Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган бүтән өстенлекле проектлардан махсус икътисадый зона статусына ия “Иннополис” һәм “СМАРТ-Сити Казан” – юлдаш шәһәрләр инновацион проекты.
“Без инвестицияләр өчен ачык һәм Татарстанда үз проектларын гамәлгә ашырырга теләүче Чехия компанияләренә максималь ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Чехия–Татарстан бизнес-форумында катнашучыларга эшләрендә уңышлар һәм яңа конкрет нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.
Чехия–Татарстан бизнес-форумын ачуда Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, Татарста бизнес-делегациясе әгъзалары катнашты.