Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлар советы рәисе, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин компаниянең синтетик каучуклар заводында литий катализаторында (СКД-Л) полибутадиен каучугын бүлеп чыгару һәм киптерүнең яңа линиясендә булдылар.
Яңа мәйданчыкта СКД-Л җитештерүен төзү “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖне стратегик үстерү программасы нигезендә гамәлгә ашырылды. Проектның лицензиары (эшләүчесе) – компаниянең фәнни-технологик үзәге. Җитештерүнең куәте –елына 50 мең тонна.
Цех бинасы нигезе котлованыннан беренче чүмеч грунт 2011 елның 8 ноябрендә алынган иде, ә 2012 елның 21 ноябрендә яңа линиядә беренче кондицион продукт алынды.
Хәзерге вакытта яңа линиядә СКД-Л маркалы түбән динамик үзлелектәге продукт чыгару үзләштерелгән һәм АБС-пластиклар җитештерү барышында куллану өчен дивинил-стироль сополимер каучугы (ДССК) җитештерү технологиясен эшкәртү бара.
СКД-Л каучугын кулланучылар – “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең полистироллар заводы, бәрелүгә бирешмәүчән полистирол чыгаручы Россия һәм чит илләр компанияләре.
Бүген АБС-пластиклары җитештерүен эксплуатацияли башлау тантанасы узды. Гомуми билгеләнештәге полистиролда АБС-пластиклары җитештерү җайланмасын эшләтеп җибәрү 2012 елның 24 ноябрендә уңышлы башкарылган иде, аннары 72 сәгать эчендә, ABS 1035З маркасын чыгарып, проект йөкләнешендә җайланма сынап каралды. Бүгенге көнгә лицензия шартнамәсе белән билгеләнгән тугыз маркадан җидесе үзләштерелгән.
Җайланманың хезмәт җитештерүчәнлеге – елына 60 мең тонна. Проектның лицензиары (эшләүчесе) – Polimeri Europa компаниясе (хәзерге атамасы – Versalit). База проекты Tecnimont Италия фирмасы тарафыннан башкарылды, эш проекты – “Союзхимпромпроект” проект институы тарафыннан.
АБС-пластиклары җитештерүен эксплуатацияләүне башлап җибәрүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов акционерларның еллык җыелышы алдыннан “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең чираттагы уңышы дип атады. «"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ эше нәтиҗәләре - ис китәрлек, - дип игълан итте тантанада Рөстәм Миңнеханов. - Ике иң алдынгы производсво эшләтеп җибәрелгән - импортны алыштыруны тәэмин итә торган производстволар. Полибутадиенлы каучук та, АБС-пластика да - икесе дә көтеп алынган продуктлар, Россия Федерациясе базары өчен бик кирәкле прдуктлар».
Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ командасына, Директорлар советына, проектлаучыларга һәм төзүчеләргә проектны уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Эшегездә шундый динамикалык булу өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул. - Киләсе этап – полистиролның икенче этабы. Һәм безнең этиленның миллионлыгын төзүгә зур өметләр баглыйбыз (елга 1 млн. тонна җитештерә алырлык яңа этиленлы комплекс)».
«Нәрсә эшләргә уйласагыз да барысын булдырасыз, киләчәктә дә проектларыгыз уңышлы гына гамәлгә ашырылыр, дип ышанам», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ коллективына һәм җитәкчелегенә.