Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.
Җыелышта “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин предприятиенең финанс-икътисади эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Компаниянең 2012 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Бу ел компания өчен юбилей елы, беренче продукцияне чыгарганга 45 ел узган.
Компания сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлеген яхшырта һәм камилләштерә. 2012 елда акционерлык җәмгыятенең куркыныч производство объектларын яңадан теркәү һәм гамәлдәге закон нигезендә иминиятләштерү процедуралары үткәрелде.
Җыелышта еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисабын, узган елның финанс нәтиҗәләрен расладылар.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының еллык җыелышында 11 кешедән торган Директорлар советы һәм 5 кешедән торган ревизия комиссиясе формалаштырылган. Акционерлар компаниянең 2013 ел аудиторы итеп “ПрайсвотерхаусКуперс Аудит” ЯАҖ н раслады.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының еллык җыелышыннан соң яңа составта Директорлар советының беренче утырышы узды. Директорлар советы әгъзалары ТР Президенты тәкъдимен хуплап, Директорлар советы рәисе итеп янә “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны сайладылар һәм “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин вакләтләрен раслады.
Җыелышка кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин озатуында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ нең беренче сәнәгать зонасында булды. Иртән “Түбән Кама Нефтехим” ААҖендә АБС-пластика производствосын эшләтеп җибәрделәр.