Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2013 елның 19 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн үзәгенә “Татспиртпром” ААҖ нең 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2013-2014 елларга Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар сайлау мәсьәләләре куелган иде.
Директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы раславы өчен 2013-2014 елларга Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар исемлеген билгеләде.

Директорлар советы финанс директор А. Каюмованың 2012 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады.
Спирт җитештерү буенча план 114 процентка үтәлгән. 2012 елда алкоголь продукциясе җитештерү күләме 51% ка арткан. Производство планы 109% ка үтәлгән.
2012 елда продукция җитештерү, эш һәм хезмәт күрсәтүдән кергән табыш 36 процентка арткан һәм 5 013 млн. сум тәшкил иткән.
2012 елда “Татспиртпром” ААҖ төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 9 128 млн. сум салым күчергән, аның 79% ын акциз тәшкил иткән.Ч иста табыш 464 млн. сум тәшкил иткән.

“Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырыш нәтиҗәләре буенча 2012 елда җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм “Татспиртпром” ААҖ җитәкчелегенә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International