Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Россия Федерациясе Президентының ТР буенча кабул итү бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов республика халкының мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм мәсьәләләрен хәл итәргә тырышачагында ышандырды.
Чистай районында торучы күп балалы гаилә Татарстан Президентына барлык балалары һәм үзләре сыярлык микроавтобус сорап мөрәҗәгать итте. Ун бала анасы җәй көнне гаиләсе белән Казандагы Универсиадага барырга планлаштыруы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов микроавтобус алырга булышырлык спонсорлар белән сөләшәчәген әйтте. «Якын тирәдә сезнең үтенечегез хәл ителер дип уйлыйм», - дип ышандырды күп балалы ананы ТР Президенты.
Кайбыч районнынан килгән күп балалы гаиләдән ике ир-ат туганга музыка белән шөгыльләнер өчен ике баян алып бирерлек спонсорлар табырга булышачагын әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Спас районында торучы хатын-кыз йортына газ уздыруны сорады, ул анда карт анасы белән яши. Татарстан Президенты Газлаштыру фондына һәм Спас районы башлыгына әлеге мәсьәләне кыска арада хәл итәргә кушты.
Стендта ату белән шөгыльләнүче Тәтеш районыннан килгән инвалид-коляскада йөрүче инвалидлар өчен ату стендын җиһазландыруны сорады - сукмак һәм биналарны пандуслар белән коралландырырга һәм башка “уңайлы тирәлек” булдыру өчен кирәкле җиһазлар булдырырга.
«Стендта атуның Тәтеш мәктәбе яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, Татарстанны чит ил дәрәҗәсендә уңай күрсәтүче күп кенә спортчылар тәрбияләгән. Һәм әлбәттә, без әлеге мәсьәләне хәл итү ысулын табырбыз, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. - Ә сездән без киләчәктә дә уңай нәтиҗәләр көтәбез. Тәтеш мәктәбе бүген дә кадрларны чыныктыру урыны булырга тиеш».
Казанда яшәүче ханым Татарстан Президентына коляскага бәйләгән дәваланмый торган авырулы инвалид улын берүзе тәрбияләве турында сөйләде. Ике ел элек аның ире үлгән, ә берүзе генә баласын аңа күтәрү бик авыр. Шуңа күрә ул махсус электр күтәргеч алып бирешергә ярдәмне Рөстәм Миңнехановтан сорады. Республика Президенты спонсорларга мөрәҗәгать итәчәген әйтте, алар кирәкле җиһазларны үз акчаларына ала алырлар.
Кабул итү ахырында Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппаратына бүген яңгыраган үтенечләрнең хәл ителешен контрольдә тотрага кушты.