Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтүче идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басырга мөмкинлек бирәчәк. 8нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде.
Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика башлыгы Казан венчур ярминкәсе инде сигезенче мәртәбә уздырылганын искә төшерде. Ул чарада катнашучыларга уңышлар теләде һәм партнер-компанияләргә рәхмәт сүзләре әйтте.
Искә төшерик, Казан венчур ярминкәсендә катнашучылар "түгәрәк өстәл", семинарлар кысаларында венчур капитал һәм туры инвестицияләү өлкәсендә практик тәҗрибәләре белән уртаклаша, гомуми проблемалар буенча фикер алыша алалар, үз компанияләренең үсеш стратегияләрен билгели һәм киләчәктә бизнес үсеше өчен нигез әзерли алалар.
2013 елда Казан венчур ярминкәсендә European Tech Tour, Турыдан-туры һәм венчур инвестицияләвенең Европа ассоциациясе (EVCA), “Россия Венчур Компаниясе”, Бизнес-фәрештәләр Европа ассоциациясе (EBAN), DFJ VTB Aurorа, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР), Технологик үсеш Россия фонды, Сколково фонды һәм башкалар катнашты.
Ачу тантанасыннан соң ук кунаклар Казан венчур ярминкәсе компанияләре – экспонентлары белән таныштылар.
Аннары “Инновацияләрнең гомуми базарын булдыру: АКШ, Европа, Россия. Венчур индустриясенең глобаль трендлары” пленар утырышы булды.
Пленар утырыш барышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген инновацияләрне һәм бу инновацияләр барлыкка килә торган регионнарны хуплау мөһим, дип белдерде. “Безгә идеяләрне гамәлгә ашыру өчен акча җитми кебек, әмма ул алай түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген еш кына белемнәр, тәҗрибә, билгеле бер күнекмәләр җитми. Иң мөһиме – приоритетларны билгеләү”. Рөстәм Миңнеханов шулай ук елдан-ел, һәр венчур ярминкәсе саен дөнья, шул исәптән безнең аңыбыз үзгәрүне күрәбез, дип ассызыклады. “Без иң беренче чиратта үзебезне үзгәртергә тиеш, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты. – Безенең өчен беркем дә эшләмәячәк, шуңа күрә партнерлар, фәнни җәмәгатьчелек, югары уку йортлары белән сөйләшүләр алып барырга кирәк – безнең конкуренциягә сәләтебез шуңа бәйле. Әйе, бу юнәлештә хәрәкәт бар, әмма бүген бу хәрәкәтне тагын да активлаштырырга һәм тизләтергә кирәк. Иллюзияләр белән генә яшәргә ярамый, дөнья стандартларына туры килә белү зарур. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россия инновацияләрнең дөнья базарында җитди уенчы булырга тиеш, һәм иң беренче нәүбәттә моның өчен фәнне, белемнәрне алга җибәрү, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү мөһим.
Үз чиратында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен билгеләп үткәнчә, бүген ил дәрәҗәсендә масштаблы программа кирәк, ул югары уку йортларыннан – нәкъ менә шунда инвесторларга кирәкле нәрсәләргә өйрәтергә, инвесторлар белән эшләячәк эшкуарларны укытырга була. Альбина Никконен сүзләренчә, хәзер мондый программа кайбер югары уку йортлары белән бергә гамәлгә ашырыла.
“Инновацияләрнең гомуми базарын булдыру: АКШ, Европа, Россия. Венчур индустриясенең глобаль трендлары” пленар утырышы барышында инвесторларга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт институтларының роле, венчур инвестицияләү базары проблемалары турындагы фикерләрне Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, “РОСНАНО” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко, башка катнашучылар һәм 8 нче Казан венчур ярминкәсе кунаклары да әйтте.
Соңыннан кайбер документларга имза салу тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов барында “Аджилент Текнолоджиз” компаниясе белән Казан (Идел буе) федераль университетында арасында хезмәттәшлек турында меморандумга имза салынды. Моннан тыш, “БИОФОНД” ҖЧҖ белән “Техкрауд” ҖЧҖ арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.