2012 елга “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм “ТАИФ” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән компаниянең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул акционерларга хисап чорында компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән проблемалар турында мәгълүмат бирде,шулай ук һәрчак игътибар таләп итә торган һәм якын киләчәктә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.
2012 ел эчендә ,“ТАИФ” компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән кыенлыкларга карамастан, үткән ел компания эшчәнлегенең барлык чорында иң зур күрсәткечләргә ирешелгән.
“ТАИФ” компанияләр төркеменең сальдоланган табыш зурлыгы 452,2 млрд. сум тәшкил итә, EBITDA күрсәткече үткән ел белән чагыштырганда 24,8%ка арткан һәм 84,0 млрд. сум булган. Компанияләр төркеме предприятиеләренең җыелма чиста табыш күләме 59,4 млрд. сумга җиткән.
Хисап чорында “ТАИФ” компанияләр төркеме тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 67,6 млрд. сум салымнар һәм җыемнар түләнгән, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 15,9 млрд. сум.
Татарстанның гына түгел, Россия Федерациясенең дә стратегик мөһим инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга 25,7 млрд. сум җибәрелгән.
Хисап чорында табигатьне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне яклау гамәлләренә 6 млрд. сум юнәлдерелгән, хезмәтне саклауга һәм сәнәгать иминлегенщ – 3,4 млрд. сумга якын, хщйриягщ, иганщчелеккщ, социаль-мәдәни өлкәгә, энерготарифларны субсидияләүгә чыгымнар 10,7 млрд. сумнан артып киткән.
“ТАИФ” компанияләр төркеменең Татарстан Республикасы социаль тармагына инвестицияләренең гомуми суммасы,салым түләүләрен дә исәпкә алып, 36 млрд. сум тәшкил иткән.
Акционерларның еллык гомуми җыелышында еллык хисап, еллык бухгалтер хисабы, шул исәптән финанс нәтиҗәләре турындагы хисап, 2012 финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлү расланды. Моннан тыш, баш компаниянең “ТАИФ” ААҖ Директорлар советының яңа составы сайланды.
Акционерларның еллык гомуми җыелышыннан соң булган яңа Диреторлар советы утырышында аның рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча яңадан “ТАИФ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды.
Аннары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе булды. Журналистлар сорауларына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов , “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев җавап бирде.
Рөстәм Сүлтиев, аерым алганда, “ТАИФ” ААҖнең чиста табышы 2012 елга 12 млрд. сум тәшкил итте, дип белдерде. Дивидендларга 3,345 млрд. сум юнәлдерү турында карар кабул ителгән, бу чиста табышның 26,5%ы.
“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, 2013 елның I кварталындагы финанс нәтиҗәләре үткән елның шул ук чорына караганда начаррак. Тулаем 2013 елның финанс күрсәткечләре үткән елдагыча калачак. Минем уйлавымча, без республика җитәкчелегенә һәм акционерларга вәгъдә иткән барлык күрсәткечләрне дә үтәячәкбез, диде Альберт Шиһабетдинов
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында на журналистларның сорауларына җавап биреп, “ТАИФ” компанияләр төркеменең республика икътисадына керткән өлеше бик зур дип белдерде. Ул искә төшергәнчә, республикада ике зур компанияләр төркеме бар – бу “Татнефть” һәм “ТАИФ”компанияләр төркеме. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә “ТАИФ” компанияләр төркеменә 50дән артык предприятие керә, шулар арасында – нефть химисенең иң эре предприятиеләре. “ТАИФ” компанияләр төркемене предприятиеләрендә 45 меңнән артык кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 32 мең сумга якын.
“ТАИФ” республиканың социаль өлкәсенә дә өлеш кертә, диде Рөстәм Миңнеханов, бу социаль ипотека программасында катнашу, спортны үстерү, социаль инфраструктура объектларын төзү.
“Әгәр республикада мондый компанияләр булмаса, без күп кенә эшләребезне башкара алмаган булыр идек, - диде ул. – Аларның эше гади генә түгел. Бүген нефть эшкәртү һәм нефть химиясе базарында бик катлаулы конкуренция. Югары профессионал дәрәҗәдә эшләргә кирәк, һәм 452 млрд. сум табыш җиңел генә килми. Бу бик катлаулы, инвестиция программалары, чит ил инвестицияләрен һәм партнерларны җәлеп ителә торган эш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Ямал – Идел буе” торбаүткәргечен салу мәсьәләсендәге хәлләрне дә аңлатып узды. Исегезгә төшерәбез, проектта Ямал-Ненец автономияле округы, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы катнаша (“Ямал – Идел буе” маршруты буенча углеводород чималын транспортлау өлкәсендә ниятләр турында беркетмәгә 2012 елның маенда имза салынды).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу проет кысаларында эш алып барыла һәм бүген иң мөһиме – чимал эшкәртүне үстерү, бу Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларга туры килә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр кирәк. Дәүләт торбаүткәргеч салырга тиеш, диде ул, без углеврдород чималы күпме транспортлауны, чималның ничек бүленүен күрсәтергә тиеш. Чимал экспортланырга тиеш дип уйлаучылар да бар, чөнки ул табыш китерә, әмма без чималның төп өлеше үз илебездә эшкәртелергә тиеш дип саныйбыз. Тулаем бу нефть химиясе тармагында югары технологияле эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.