Казанда бүген инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында киңәшмә булды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук киңәшмәдә Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Бортник, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, РФ субъектлары вәкилләре - Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган ысуллары турында фикер алыштылар. Регионнар вәкилләре салым льготалары, дәүләт субсидияләре һәм башка ярдәм чаралары кебек берничә тәкъдим ясадылар.
Үз чиратында финанс министры урынбасары Андрей Иванов һәм Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова әлеге тәкъдимнәр буенча үз фикерләрен әйттеләр. Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе рәисе булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов оешмада тәкъдимнәр әзерләү буенча зур эш эшләнгәнен искәртте. "Мин ышанам, фикер алышу барышында без ярдәмнең ахыргы формаларын табырбыз. Иң мөһиме, федераль үзәк безне тыңлый һәм безнең тәкъдимнәр турында сөйләшергә әзер", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов Россия инновацион регионнары ассоциациясенә кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларын әзерләүдә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә катнашучылар инжиниринг үзәкләренә тәкъдим ителгән дәүләт ярдәме чараларын әзерләүне дәвам итәргә һәм төзәтелгән тәкъдимнәрнең әзер булырга тиешле вакытын билгеләделәр.