Татарстан Президенты: "Хөкүмәт идеаль була алмый"

2013 елның 27 апреле, шимбә

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.

“Татарстан бүгенге көндә илдә әйдәп баручы төбәкләрдән санала”, - дип башлап җибәрде ул үз чыгышын. Аның сүзләренчә, узган елны тулаем алганда, уңышлы дип санап була.

Аның хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда эчке тулаем продукты (ЭТП) 1415 млрд. сум тәшкил иткән. 2011-2012 елларда ЭТП гамәлдәге бәяләрдә 410,3 млрд. сумга арткан. Динамика, барыннан да элек, җитештерү производстволары, төзелеш үсешенеә һәм куллану ихтыяҗының артуына бәйле.

2012 елда авыл хуҗалыгында август аеннан динамика кимүгә таба бара. Бу эссе һава торышы тору белән бәйле. Үз чиратында ул авыл хуҗалыгында җитештерү күләменә йогынты ясап, 6,9 процент күләмендә югалтуга китергән.

Илдар Халиков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада, Россиядәге кебек, агымдагы елның икътисади үсеш темплары акырынаю күзәтелүен билгеләп үтте. “ТР Президенты тарафыннан икътисади үсешне көчәйтү һәм вәзгыятьне төрлечә үстерүгә юнәлтелгән чараларны эшләү бурычы куелды”, - диде ул. Аның сүзләренчә, икътисадның алга таба үсеше яңа производстволар булдыруга, предприятиеләрнең конкурентлыгын арттыруга бәйле булачак. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, быелгы ел гади булмаячак һәм хакимиятнең барлык органнары, предприятиеләре һәм халкының көчен туплауны таләп итәчәк.

Аннан соң депутатлар Илдар Халиковка сорауларын җиткерде. Сораулар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, җәйге лагерьларны ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык тармагы, аерым алганда, гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләү, урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү, инвалидлар эшләгән предприятиеләргә ярдәм итүгә кагылышлы иде.

Хисап буенча фикер алышулардан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатлар чыгышларында яңгыраган, Хөкүмәт тарафыннан эшләнеп җитмәгән яклар белән бәйле мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. “Хөкүмәт идеаль була алмый. Без аңлыйбыз: күпме күбрәк эшләнә, шулкадәр тагын күбрәк эшләргә кирәк. Мәктәпләр ремонтлана, балалар бакчалары, ФАПлар программалары бар иде. Лагерьларны да ремонтларга кирәк һәм башкалар. Болар барысы да икътисадның торышы белән бәйле. Икенчедән, Казанда Универсиада уздыруга бәйле рәвештә зур көч сорала. Универсиаданы уздырабыз да, әлбәттә, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка мәсьәләләргә ныклап тотыначакбыз. Алга таба икътисадның торышы, дөнья базарындагы хәлнең ничек булачагын фаразлау авыр”, - диде Президент. Республиканың үз товарларын экспортка чыгаруы, Европа берлеге илләрендәге вәзгыятьнең ТР икътисадында тискәре чагылыш табуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International