«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы I квартал йомгакларын һәм берничә инновацион проектны карады

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2013 елның 1 кварталындагы эшчәнлегенең якынча йомгакларын холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин игълан ителде.

Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ил күләмендә дә, шул исәптән Татарстанда да сәнәгатьтә үсеш темплары борчу тудыра. Татарстанда бу чорда сәнәгатьтә үсеш индексы 101,9 проценттан артмаган. Кризис булган 2008-2009 елларны исәпкә алмаганда, бу соңгы 11 елдагы иң түбән күрсәткеч, ди “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин.

Рафинат Яруллин белдергәнчә, хисап чорында үсеш темплары кимүгә экспортның үсеш бирмәве һәм инвестицияләр үсешенең түбән темплары төп сәбәпче булган. Шулай да, аның искәртүенчә, 1 кварталда республиканың нефть, газ, химия комплексында җитештерү үсеше Россия, Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү буенча уртача күрсәткечтән югары булган. Бу чорда нефть, газ, химия комплексы һәм эшкәртү тармагы предприятиеләре 6 проценттан артыграк үсеш биргән. Мәсәлән, “Татнефть”, “Казан синтетик каучук заводы”, “ТАИФ-НК” җәмгыятьләре узган ел дәрәҗәсендә эшләгән, ә “Кварт”, “Нәфис-Косметикс”, “Казаноргсинтез” җәмгыятьләре, шиннар җитештерү производстволары исә югары динамика биргән. Агымдагы елның беренче кварталында республикада 8 млн тонна “кара алтын” чыгарылган, 4 млн тонна нефть эшкәртелгән. 412 мең тонна пластмасса, 164 мең тонна каучук җитештерелгән. Рафинад Яруллин полимерлар җитештерүнең 5,3 процентка үсүен ассызыклады.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу чорда кварталда була торган максималь динамиканы каучук производствосы биргән. “Түбән Кама нефтехим” барлык төп каучук төрләрен җитештерүне арттырган. “Нәфис-Косметикс” җәмгыяте җитештерү күләмен бу чорда 9 процентка үстергән. Биредә көнкүреш химиясе җитештерү 39 мең тонна чиген узып киткән. Кер юуу порошоклары җитештерү предприятиедә иң тиз үсүче юнәлешләрнең берсе булып кала. Әлеге төр продукция беренче кварталда 20 мең тоннадан артык җитештерелгән. “Кварт” исә резин-техник эшләнмәләр җитештерүне 8 процентка арттырган. Түбән Кама сәнәгать округы предприятиеләре беренче кварталда полимерлар куллану күләмнәрен 10 процентка үстергән. “Химград” технополисы исә керемен узган елгы дәрәҗәдә - 2 млрд 600 млн сум күләмендә саклап калган.

Рафинад Яруллин проблемалар арасыннан шиннар җитештерү тармагы продукциясенә сорау түбәнәюне атады. Моңа базарда Азиядә җитештерелгән арзанлы продукция булу сәбәпче.

Аның фикеренчә, гомумән алганда, республиканың нефть, газ, химия комплексында үсеш динамикасы булуга карамастан, сөенергә иртәрәк. “Шуңа да карамастан, якын елларда берничә предприятиедә үсеш булмавы фаразлана. Полистирол, кер юу поршоклары, полиэтилен торбалар, шиннар һ.б. производстволар 2013-2015 елларда үсеш нокталары булып торачак. Ләкин болар гына сәнәгатьтә җитештерү индексын югары дәрәҗәгә чыгару өчен ярдәм итмәячәк. “Аммоний”, нефтьне тирәнтен эшкәртү комплекслары кебек эре производстволар әле 2015-2017 елларда гына эшләтеп җибәреләчәк. Тармак производствосының үсеш нәтиҗәлелеге 3-4 елдан гына булачак”, -ди ул.

Рафинат Яруллин пластмасса һәм резин эшләнмәләрнең нефть, газ, химия комплексы структурасында әле өлеше аз дип саный. Бүгенге көндә Россиядә җитештерелгән резин һәм пластмасса эшләнмәләрнең Татарстан өлешенә 11 проценты туры килә. Мәскәү өлкәсеннән кала бу икенче күрсәткеч. Рафинат Яруллин ассызыклаганча, 2020 елга бу күрсәткечне 20 процентка җиткерү бурычы куелган. Бу бурычны тормышка ашыру өчен 50 гә якын яңа производство булдырырга кирәк булачак, ди ул. Ягъни елына ким дигәндә 7 эре производство дигән сүз. “Бу гаять амбицияле бурыч, әмма башкарып чыгарлык. Иң мөһиме – ул безнең икътисадны нефть һәм газга бәяләр төшкәндә яхшы саклаучы булачак”, -ди.

Рафинат Яруллин хисап чыгышында комплекс предприятиеләрендәге өстәмә кыйммәткә дә тукталды. Аның күләме узган елга караганда түбәнрәк булган. Моның төп сәбәбе – керемнәрнең кыскаруы.

Тармак предприятиеләренең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга түләгән салымнарына килгәндә, аның күләме бераз кими төшкән. Иң зур кимү республика бюджетына булган (23 процентка кимегән).

Тулаем алганда. Рафинат Яруллин фикеренчә, комплекс предприятиеләренең финанс күрсәткечләренең узган елга караганда кимүенә продукциягә булган бәяләр динамикасының тотрыксызлыгы, чыгымнарның югары булуы, транспортлау бәяләре үсү йогынты ясаган.

Президент Рөстәм Миңнеханов комплекс предприятиеләрендә продукция ассортиментын киңәйтү, эчке куллануны арттыру зарурлыгын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International