Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында 2020 елга республика бюджетын үтәү нәтиҗәләре каралды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2020 елга республика бюджетын үтәү нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы озайтылган закон проектларын карады.

2020 елда Татарстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында хисап ТР Бюджет кодексы нигезендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде. Узган ел бюджеты,  ковидка бәйле рәвештә шактый катлаулы булуына кармастан,  барлык социаль йөкләмәләр үтәлгән.. «Республика дәрәҗәсендә кирәкле карарлар кабул ителде, өстенлекләр билгеләнде, агымдагы хәлне исәпкә алып төрле вариантлар эшләнде, - дип сөйләде финанслар министры Радик Гайзатуллин, - җирле бюджетлар кризиска республика бюджетыннан кимрәк дучар булдылар. Ашыгыч булмаган чыгымнар кичектерелде. Беренче чираттагы чыгымнар тулысынча финансланды".

Консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 2020 елда 341,2 млрд. сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр - 255,8 млрд. сум. Республика бюджетына 293,4 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 206,9 млрд. сум тәшкил итә.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, берләштерелгән бюджетның үз салым керемнәрендә узган ел республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә торган физик затлар керемнәренә салым аеруча зур булган. Берләштерелгән бюджетка - 84 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетына - 57,9 млрд. сум кергән.

Табышка салым 64,6 млрд. сум күләмендә кергән. "Без 100 млрд. сум тирәсе акча керер дип планлаштырган идек, - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин, - бюджетны нигездә  нәкъ менә шушы салым буенча тулыландыра алмадык, бигрәк тә нефть тармагында зур югалтулар булды".

Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә, 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты буенча касса чыгымнары 363,2 млрд. сум, республика бюджеты буенча - 317 млрд. сум тәшкил иткән . Узган ел беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарны финанслау буенча гына йөкләмәне үтәп калмыйча, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерү дә мөмкин булган.

Финанс министры бюджетның һәр чыгым маддәсенә җентекләп тукталды. Гадәттәгечә, финанслауның иң мөһим күләмнәре социаль өлкәгә юнәлдерелде. Аерым алганда, мәгарифкә узган елда республика бюджетыннан 72,6 млрд. сум акча җибәрелгән (берләштерелгән бюджет буенча - 101,3 млрд. сум). “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча бюджет чыгымнары  36,9 млрд. сум тәшкил иткән, медицина иминияте акчаларын да кертеп - 85,7 млрд. сум.

Нәтиҗәдә, 2020 елда бюджетның үтәлеше турында закон проекты белән Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 293 млрд. 389 млн. 797 мең 400 сум күләмендә расларга тәкъдим ителә, чыгымнар буенча – 316 млрд. 973 млн. 183 мең сум, чыгымнар керемнәрдән  23 млрд. 583 млн. 385 мең 600 сум күләмендә артып китә.

"Ел катлаулы булды, бюджет 43 млрд. сум тирәсе югалтты, - дип йомгаклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - безгә чыгым йөкләмәләрен тулысынча үтәргә федераль үзәкнең ярдәм итте. 2019 ел белән чагыштырганда халыкны социаль тәэмин итүгә һәм  һәртөрле түләүгә чыгымнарның гомуми күләме 44%ка артты. Эш урыннары саклануы да мөһим. Гомумән алганда, без финанс елын уңышлы тәмамладык, дип саныйм".

Быелның беренче биш ае нәтиҗәләре шактый уңай. Хисап чоры, министр билгеләп үткәнчә, кредиторлык бурычыннан башка башкарылган. "Узган ел белән чагыштырсак, керемнәр буенча без үсеш белән барабыз. 2019 ел белән чагыштырганда керемнәр күрсәткечләре бераз азрак”, - диде Радик Гайзатуллин.

2020 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 59 024 1 млрд. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә, чыгымнар буенча - 58,7 млрд. сум, керемнәр чыгымнардан 320,5 мең сум күләмендә артык. Тиешле закон проекты профильле комитет утырышында тәкъдим ителде.

Бүгенге утырышта ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтыла торган кайбер республика законнары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, 49-ТРЗ номерлы һәм 102-ТРЗ номерлы оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайтуга юнәлтелгән (моңа кадәр ставкалар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә иде).

Бакчачылык яисә яшелчәчелек буенча коммерциячел булмаган  ширкәтләргә һәм оешмаларга карата закон проекты белән гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат итү каралган. Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт өлкәсендәге социаль объектларга карата мөлкәткә салым буенча 0,1% күләмендә киметелгән ставка билгеләнде.

Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты элек кертелгән дифференциацияләнгән салым ставкаларының2022 елга  гамәлдә булуын аныклый.

Хәзерге вакытта республикада салым салу объекты буенча «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» ставкасы 15 %тан 10 %ка кадәр киметелгән. Эшкәртү производстволарында, төзелештә, җитештерүдә, электр энергиясен, газ һәм суны бүлүдә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар өчен салым ставкасы 5% күләмендә билгеләнгән.

Әлеге түбән ставкаларны кертү, профильле министрлык фикеренчә, нәтиҗәле булып чыккан. Түләүчеләр саны да, җыелган салымнар күләме дә елдан ел арта бара. «Ташламалар тулаем алганда акланачак», - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин.

Закон проектлары беренче укылышта карау өчен әзерләнгән һәм Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International