Рөстәм Миңнеханов Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды

2013 елның 1 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендә дөньяда беренче махсус икътисадый зонасы - Dubai Biotechnology and Research Park.Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.

2007 елда лаборатор комплекс төзелә башлады, ул 2010 елда эксплуатациягә тапшырылды. Шул ук вакытта офис-склад комплексларын төзү дә тәмамланды. Әлеге вакытта DuBiotech территориясендә 600 кв. м мәйданлы биек биналар – паркның штаб-квартирасы төзелеше алып барыла.

Комплекс территориясендә 95 резидент урнашкан, алар арасында Pfizer, Amgen, Merck Serono, Genzyme, Bristol-Myers, Squibb Firmenich кебек һәм башка эре халыкара компанияләр бар, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре эшли. DuBiotech резидентлары эшчәнлегенең төп юнәлеше – фәнни тикшеренүләр, югары технологияле продукция җитештерү һәм җайланмаларга анализ һәм тестлар үткәрү, медицина җиһазларын сату һәм маркетинглау, аларның күргәзмәләрен оештыру, төргәкләү һәм логистик хезмәт күрсәтүләр.

DuBiotech Франкфурт Биотехнологияләр Инновацион Үзәге һәм Швейцария Биотехнологияләр Ассоциациясе белән хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов DuBiotech инфраструктурасы белән танышты, аңа гомуми мәйданы 100 мең кв. м булган 25 склад павильоны керә. Nucleotide Lab Complex – офис-лаборатория комплексы, аның арендалана торган мәйданы 24 кв. м якын, ул 160 лабораториягә исәпләнгән; кече һәм урта предприятиеләр һәм стартаплар өчен бизнес үзәге, ул шул исәптән резидентларга лицензияләү һәм визалар рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтә.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, DuBiotech – бары тик 7 ел эчендә ирекле икътисадый зонаның бөтендөнья базарында иң яхшыларның берсенә әверелү мисалы. Мондый уңышка БГӘ законнарының үзенчәлекләре нәтиҗәсендә ирешелгән, әлеге законнар чит ил капиталын җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыралар, моңа шулай ук инфраструктураның, шул исәптән транспорт һәм инновацион структураның алга китеше дә ярдәм итте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һичшиксез, Татарстанга DuBiotech коплексыннан тәҗрибә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International