Алабугада Ford компаниясенең двигательләр заводы төзелешенә старт бирелгән
2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясенең двигательләр заводы төзелешенә старт бирелде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Соллерс” ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Motor Company башкарма директоры Марк Филдс, Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers башкарма директоры Адиль Ширинов, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Заводның уңышына һәм Россия автомобиль базары үсешенә Америка ягы да ышана. Марк Филдс, экспертлар бәяләвенчә, тиздән Россия автомобиль базары Германияне узып, Европада беренче номерлы базар булачак, дип сөйләде.
2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 84,5 млрд сум тәшкил иткән. Аларның 71,1 млрд сумы республика бюджетына, ә 13,4 млрд сумы җирле бюджетларга кергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова.