Сергей Степашин: “Татарстан җитәкчелеге Хисап палатасының барлык кисәтүләренә бик оператив мөнәсәбәт белдерә”

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Универсиада әзерләүгә һәм уздыруга юнәлдерелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү йомгаклары буенча Татарстанга карата җитди сораулар көтми. Бу хакта ул бүген Казанда булачак Студентлар уеннарының кайбер объектларында булу һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.

Очрашу тәмамлангач, Сергей Степашин журналистларга интервьюсында искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Хисап палатасы Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә Универсиадага әзерлек барышын даими рәвештә тикшереп тора. Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы башлыгы төзелүче “Казан-Арена” стадионында булды. “Һәм сезне ышандырып әйтәм, Универсиада үз вакытында узачак, әзерлек график буенча бара, Универсиаданы ачуга бәйле кайбер зур булмаган техник мәсьәләләр генә калган,” – дип белдерде С.Степашин.

Ул хәбәр иткәнчә, Универсиадага тотылган бюджет чараларын тотуны тикшерү йомгаклары сентябрьдә ясалачак. “Мин хәзер үк әйтә алам, әллә нинди җитди сораулар булмаячак. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәт без әйткән барлык кисәтүләргә бик оператив мөнәсәбәт белдерә, һәм бу эш үз нәтиҗәләрен бирә дә инде”, - дип ассызыклады Россия Хисап палатасы башлыгы.

Сергей Степашин Россия ПРезидентының 19 мартта күрсәтмәгә имза салуы турында сөйләде, анда “Казан-Арена” стадионы проектын 2018 елга футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру барышында типовой проект буларак куллану тәкъдим ителә. “Аның хакы – 15 млрд сум, шул ук вакытта Санкт-Петербургта, мәсәлән, хакы 44 млрд сум дип белдерелгән иде, - диде С.Степашин. – Һәм без ЧМ-2018 үткәреләчәк шәһәрләрдәге яңа стадионнар проектларына бәяләмә әзерли башлау турында карар кабул иттек. Үрнәк итеп сезнең футбол стадионы алынды, һәм минем уйлавымча, бу – республика өчен бик әйбәт фал”.

Бүген көннең икенче яртысында Сергей Степашин Свияжск утрау-шәһәрендә булачак. “Без утрауга 1556 елда Иван Грозныйның елъязмасы җыелмасы күчермәсен тапшырырга вәгъдә иткән идек, анда беренче мәртәбә Свияжск исеме телгә алына, - дип сөйләде С.Степашин. – Бу басманың чыгарылган 15 нөсхәсеннән беренчесен без музейга тапшырачакбыз”.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында Универсадага әзерлек барышында Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлек вакытында республика җитәкчелегенең уңай тәҗрибә алуын билгеләп үтте. “Системалы эш безне барлык кирәкле документларны, хисаплылыкны әзерләп куярга этәрде. Моннан тыш, Хисап палатасы бухгалтерлык хисаплылыгын гына тикшереп калмыйча, һәр объектның нәтиҗәлелеген карый, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Барлык спорт объектлары бездә план нигезендә эшли дип әйтә алам мин. Кайберләре милли җыелма командалар өчен, безнең Физик культура академиясн өчен база булып тора”.

Бюджет чараларын нәтиҗәле файдалану тәҗрибәсе, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер башка республика программаларын гамәлгә ашырганда, авыл клубларын, спорт комплекслары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзегәндә дә кулланылачак.

“Казан-Арена” стадионын файдалануның нәтиҗәлелеген Сергей Степашин бәяләде. “Аңлашыла ки, “Рубин” әлегә һәр матчка 30 меңләп тамашачы җыя алмавы аңлашыла инде, һәм стадионның барлык мәйданы ничек файдаланылачагы да аңлашыла, стадион хәтта трибуналары буш чакта да рентабельле булачак – бу Татарстанның зур казанышы”, - дип ышаныч белдерде Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International