Комитет рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге закон проектын икенче укылышта һәм тулаем парламентның июнь аенда узачак сессиясендә кабул итү көтелә. Ул агымдагы елның 1 сентябреннән тормышка ашырыла башларга тиеш. Аның бюджет белән бәйле өлешләре исә 2014 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, әлеге закон Татарстан Республикасы белем бирү өлкәсендәге төп норматив-хокук акт буларак карала һәм белем бирүнең төп моментларын, аңлаешлы тел белән, төбәк, милли һәм этно-мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып җайга салуга юнәлтелгән. Федераль законның нормалары, моңарчы булган закондагы кебек, яңа редакциядәге законга күчерелмәгән. Чөнки бу Федераль законны кабатлауга китерә, ди министр урынбасары.
Закон проекты тарафыннан туган телдә мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем алу, туган телне өйрәнү, белем бирү оешмаларында (яңа законда белем бирү учреждениеләре шулай атала) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү өлкәсендә гамәлдәге нормалар саклана.
Бу документта Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләренең ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы арасындагы бүленеше яңартыла.
Әлеге закон проектында Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларына багышланган аерым статья багышланган. Социаль-икътисади, экологик, демографик, этно-мәдәни һәм Татарстан Республикасының башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты ТРда мәгарифне үстерү буенча максатчан программалар эшли һәм раслый. Шулай ук ТР Дәүләт Советына ел саен ТРда мәгарифне үстерү буенча программаларны тормышка ашыруның торышы турында хисап кертә.
Закон проектының аңлатма язуыннан күренгәнчә, әлеге закон проекты белән ТРда төп гомумбелем бирү программаларын тормышка ашыручы дәүләт белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрнең муниципаль белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның киеменә булган төп таләпләрне раслауны ТР Министрлар Кабинетына йөкләргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән таләпләр нигезендә белем бирү оешмалары теге яки бу белем бирү оешмасында укучыларның киеменә куелган таләпләрне регламентлаучы локаль норматив актларын эшли алачак.
Закон проектында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алуын оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Әлеге документ беренче сыйныфка кабул иткәндә сынаулар тапшыруны тыя, урыннардагы белем бирү системасы белән идарә итүче оешмаларның (РОНО) вазыйфаларын конкрет билгели, шәхси уку йортларын финанслауны күз алдында тота. Теге яки бу белем бирү оешмасын ябу, үзгәртеп кору яки кушу гамәлләре башкарылганда махсус комиссиянең бәяләмәсе нигезендә эш алып бару таләп ителә.
Шулай ук федераль дәүләт органнары һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органнары тарафыннан белем бирү системасын мониторинглау кертелә. Мәгариф үсеше торышы һәм перспективалары турында анализ ел саен хисап рәвешендә бастырып чыгарылырга һәм рәсми сайтларда урнаштырылырга тиеш.
Шулай итеп, әлеге закон проекты Татарстан Республикасында, федераль закон белән РФ субъектлары вәкаләтләренә кертелгән вәкаләтләр кысаларында, белем бирү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный закон проектын эшләүчеләр.
Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак. Аның буенча кергән тәкъдимнәр закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак.