ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.

Аерым алганда, ЦРТ төркеме сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше-машина сөйләмле үзара элемтә интерфейслары нигезендәге интеллектуаль идарә системалары өчен Voice2Med платформасын эшләү буенча проект тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру медицина хезмәткәре телдән әйткән мәгълүматны реаль вакыт режимында текстка әйләндерү мөмкинлеген бирә, ул текст система тарафыннан автомат рәвештә расланган формадагы документка кертелә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

"Быелның июнендә Россия Хөкүмәте карары белән Кама инновацион-территориаль җитештерү кластеры чигендә “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе расланды. Бу кластер 2012 елда өстенлекле кластерлар исемлегенә кертелде һәм сәнәгатьтә яңа технологияләрне актив куллануны күздә тоткан үсешнең яңа моделен гамәлгә ашыру ноктасы булырга тиеш", - дип искәртте Илдар Халиков.

Татарстан Президенты республика социаль программаларын 2017 елга озынайту турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

“Соңгы берничә елда, “Президент программалары” буенча күп эшләр башкарылды. Республика шәһәрләре һәм районнары матурлана бара, күп санда сәламәтлек саклау, ммәгариф, мәдәният, социаль билгеләнештәге объектлар, юл инфраструктурасы барлыкка килде. Ләкин барлык ммәсьәләләр дә хәл ителмәгән әле. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан ел саен безнең төп социаль программаларны озынайту турында карар кабул ителә. Күптән түгел 2017 елга да программаларны озынайту турында карар кабул ителде. Мин бу программмаларның озынайтылуы турында рәсми рәвештә белдерәм. Сентябрьдә без аларны раслаячакбыз”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.

үген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының күчмә киңәшмәсен уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.

2016 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром” АҖ Россия Федерациясенә аракы җибәрү буенча Россиядә беренче урынны алып тора. Компания җиде айда 5,8 млн. декалитр аракы җибәргән, бу узган елның шушы чорына караганда 45%ка күбрәк.

2016 елның беренче ярты елында “Татспиртпром” барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 12,5 млрд. сум салымнар һәм акцизлар күчергән. Шул исәптән 8,2 млрд. сум федераль бюджетка, 4,3 млрд. сум Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына җибәрелгән.

“Татспиртпром” бюджетка түләүләрнең күләме буенча республика предприятиеләре арасында икенче урында, дип билгеләде Илдар Халиков.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International