Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде. Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында https://president.tatarstan.ru/tat/ танышырга мөмкин.

Татарстан Президентының Дәүләт Советына  юлламасы яңгыраган парламент утырышына, гадәттә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм республиканың киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырыла. Егерме бишенче утырышта республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре, Татарстан Прокуроры, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, дини конфессияләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казандагы дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президентының чыгышыннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка агымдагы социаль-икътисади вәзгыятькә җитди анализ ясаганы өчен рәхмәт белдерде. «Чыннан да - бүген дә бу ачык яңгырады - республика Президенты җитәкчелегендә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча системалы һәм эзлекле эш алып барыла. РФ Дәүләт Думасына 8 нче чакырылыш депутатлар сайлауларында татарстанлылар алып барылган сәясәтне хуплауларын  күрсәттеләр, - дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин, - сайланган депутатларга республика мәнфәгатьләрен яклауга, аның сәяси имиджын арттыруга, федераль акчаларны икътисадка җәлеп итүгә керешергә кирәк булачак". Парламент башлыгы фикеренчә, сайлаучыларның наказларын үтәүгә һәм округларда эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

«Конкрет бурычларның күпчелек өлеше - үсешнең милли максатларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру - башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм граждан җәмгыяте институтлары җилкәсендә ята, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - билгеләнгән өстенлекләргә ирешү буенча иң мөһим һәм җаваплы адымнар закон чыгару инициативалары рәвешендә рәсмиләштерелергә һәм закон көченә ия булу өчен Дәүләт Советына кертелергә тиеш».

Моннан тыш,  бүген Президент тарафыннан игълан ителгән Татарстан Республикасында Санлаштыру елы чараларының гомуми планына конкрет тәкъдимнәр әзерли башларга кирәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин хакимиятнең барлык тармакларын килештереп эшләүне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм республика Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк, дип өстәде.

Югары иҗтимагый әһәмияткә бәйле рәвештә Дәүләт Советының 25 нче утырышында турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International