Бюджет-2022: социаль ярдәм чаралары арттырыла

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар республика бюджеты һәм ММИ территориаль фонды бюджеты турында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында һәм инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында закон проектын карадылар. Утырышны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәрде.

2022 ел  бюджеты турында комитет утырышында фикер алышу гадәттәгечә республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм алдагы өч елга бюджетның төп параметрларын караудан башланды. Бу нисбәттән  икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова чыгыш ясады.

Бюджет-2022 үзенең социаль юнәлешен саклый. 2022 елга республика бюджеты проектында социаль һәм беренче чираттагы сорауларга чыгымнар өлеше 80% чамасы тәшкил итә. Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, керемнәре түбән булган халыкка, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын көчәйтү, социаль мәсьәләләрне адреслы хәл итү республика бюджет сәясәтенең төп бурычларыннан берсе булып кала, дип билгеләп үтте депутатлар. 

Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразына караганда, 2022 елда татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсенең түбәндәге күрсәткечләре көтелә:

- реаль хезмәт хакы - 2021 елга 2,7 %ка үсә.

- җан башына яшәү минимумы -  10 204 сум (2021 ел дәрәҗәсенә карата 102,4%) .

- гаилә әгъзасына минималь куллану бюджеты - 18 715 сум.

Теркәлгән эшсезләр саны - 2022 ел ахырына 12 мең кеше (икътисадый актив халыкның гомуми саныннан 0,6 %) булыр дип фаразлана.

2022 елда сәламәтлек саклауга республика бюджетыннан 30 млрд. 977,7 млн. сум юнәлдереләчәк, шулардан: стационар медицина ярдәменә - 10,3 млрд. сум, амбулатор ярдәмгә - 2,8 млрд. сум, ашыгыч медицина ярдәменә - 342,4 млн. сум каралган.

 “Социаль сәясәт” бүлеге буенча 2022 елда 55,3 млрд. сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре исәпкә алынган. Барлык социаль түләүләр инфляция күләменә индексацияләнәчәк. Гаилә һәм балачакны саклауга 2022 елда 15,4 млрд. сум юнәлдереләчәк.

2022 елда «Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча бюджет ассигнованиеләре 3,8 млрд. сум күләмендә каралган, шул исәптән массакүләм спортка ярдәм итүгә - 138,4 млн. сум, югары казанышлар спортына - 582,6 млн. сум. “Яшьләр сәясәте” бүлекчәсе буенча 2022 елда 5,4 млрд. сум күләмендә финанслау планлаштырыла.

Закон проектында каралган бюджет ассигнованиеләре күләмнәре 2021 ел белән чагыштырганда тотрыклы булуга карамастан, профильле комитет әгъзалары Хөкүмәткә орфан (сирәк очрый торган) авыруларны дарулар белән тәэмин итү, катаракт белән авыручылар тиз арада дәвалау, эшләүче гражданнарны стационар дәваланганнан соң шифаханә-курорт учреждениесе шартларында реабилитацияләү, гражданнарның аерым категорияләрен бушлай теш протезлары белән тәэмин итү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучыларны тьюторлар белән тәэмин итү, шәһәр гомуми белем бирү оешмаларында спорт залларын төзү һәм капиталь ремонтлау, тренерларның хезмәт хакын арттыру һәм башкалар турындагы мәсьәләләрне кабат карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. Фонд директоры урынбасары Гүзәлия Закариева билгеләп үткәнчә, медицина ярдәменең барлык төрләре буенча да чыгымнарны арттыру планлаштырыла. 2022 елда керемнәр 63 778 600,6 мең сум, чыгымнар - 63 863 481,6 мең сум тәшкил итәчәк. Дефицит 84 млн. 881 мең сум тәшкил итәчәк. 2023 һәм 2024 елларның планлы чорында Фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз дип планлаштырыла. Гузалия Закариева билгеләп үткәнчә, стационарда дәваланучы гражданнарны дәвалап бетерүгә (реабилитацияләүгә) бүлеп бирелгән акчалар күләме арттырылачак. Мондый карар инде кабул ителгән. COVID-19 кичергән татарстанлыларның реабилитациясе аерым финансланачак.

Бүген комитет утырышында халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында закон проекты һәм инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турындагы закон проекты каралды. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, субъектларның дәүләт хакимияте органнарына гамәлгә ашыру өчен тапшырылган халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә аерым вәкаләтләр тәгаенләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International