Антон Силуанов таҗлы вируска каршы көрәшкә көндәлек чыгымнарны бәяләде

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Россия соңгы вакытта авыру арту фонында инфекциягә каршы көрәшкә көненә уртача 3,6 миллиард сум акча сарыф итә, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов.

"Уртача алганда, таҗлы вируска гадәти шартларда көненә 2 миллиард сум чамасы акча тотылды, хәзер авырулар көчәю сәбәпле, аерым вәзгыять шартларында, - көненә 3,6 миллиард сум", - диде Силуанов сенаторлар белән очрашу барышында "Ачык диалог" форматында.

Ул мондый шартларда да гражданнарга планлы ярдәм күрсәтү проблемаларына юл куярга ярамый, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International