Рөстәм Миңнеханов: “Без нефть компанияләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә тиеш”

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде.

2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Ауропада икътисад үсеше темплары акрынаю, шулай ук Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе ил икътисадына тискәре йогынты ясады. Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә шулай дип белдерде. Аерым алганда, нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ кимү нефть тармагына тискәре йогынты ясады. Нәтиҗәдә, беренче кварталда Татарстан бюджетына керемнәр дә сизелерлек кимеде. Нефть тармагы ким дигәндә тагын 20 ел РФ һәм ТР өчен нигез булып калганда, мондый тирбәнешләр киләчәктә дә икътисадта чагылачак, диде ТР Президенты. Бу шартларда республиканың нефть компанияләре эчке ресурсларын мобильләштерә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә алды, дип билгеләп үтте ул. Шулай да кайбер кече нефть компанияләрендә тискәре күренешләр борчый. Киңәшмәдә бу төп мәсьәләгә әйләнде.

Татарстанның кече нефть компанияләре беренче кварталда 1639 мең тонна нефть тапкан, бу план күрсәткеченнән 3 процентка югары. Ул республикада барлык чыгарылган нефтьнең 20,3 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев белдерде.

Хәзер нефтьчеләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү оператив хәл ителә, дип билгеләп үтте ул. Ул шулай ук РФ Хөкүмәтенең күптән түгел шәхси милекчеләрдән табигый байлыкларны файдаланучылар кирәк-яраклары өчен мәҗбүри рәвештә бер бәядән җирләрен алу тәртибе турындагы карар кабул ителүе хакында да белдерде. Рөстәм Миңнеханов шунда ук республикада да бу документны гамәлгә кую механизмнарын эшләргә йөкләде.

Нефтьчеләр төп салым түләүчеләр булып тора, аларга эш өчен яхшы шартлар тудырылырга тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин агымдагы елның 4 аенда бюджет үтәлеше хакында мәгълүмат белдерде, анда салымнарның кимүе искәртелгән. Ел дәвамында шундый тенденция булачагы фаразлана.

Моның белән бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов салымнарны билгеләгәндә төбәккә нефтьттән бик аз өлеш кенә кала дип билгеләп үтте. Республикага бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләргә, эре социаль-икътисади мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Шулай итеп, Татарстанның юл тармагына да ике тапкыр, ә иң яхшысы өч тапкыр күбрәк акча таләп ителә, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Республикага Идел буе федераль округының иң эре салым түләүчесе буларак үз чыгымнарын оптимальләштерергә туры килә. Нефтьчеләрнең салым түләү вазифаларын башкарып социаль программаларда катнаша, шул исәптә ТР Торак фондын тулыландыра.

“Шулай да закон закон инде. Бу шартларда нефтьчеләргә чыгым өлешен яңадан карарга, гадел эшләргә кирәк”, - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда , “хәйләкәр алымнар” кулланучыларга карата тиешле чаралар күрү зарур. “Безнең мөнәсәбәтләр нәтиҗәле булырга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International