Рөстәм Миңнеханов Модернизацияләү Советы президиумы утырышында катнашты

2013 елның 17 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырыш РФАнең Фәнни үзәге базасында Мәскәү өлкәсенең Черноголовка шәһәрендә узды, аны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды, ул экологик иминлек һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану өлкәсендә инновацион үсеш темасына багышланды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең фәнни приборлар төзү эксперименталь заводы - "ЭЗАН" ФДСУ продукциясе экспозициясен карап чыкты. Черноголовкада урнашкан әлеге предприятиедә РФА галимнәренең җитештерелә башлаган эшләнмәләре чыгарыла. Бөтен продукция реаль шартларда кулланыла инде.

Татарстан Президентына водород ягулыгы элементлары, микроэлектроника, кристалллар үстерү өлкәсендәге эшләнмәләр күрсәтелде."ЭЗАН" җитештерүе җайланмаларында үстерелә торган профильле сапфир кристаллары мобиль телефоннар өчен аеруча чыдам пыяла буларак кулланылырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов электростанцияләрне авариягә каршы автоматлаштыру системалары белән аеруча кызыксынды. "ЭЗАН" чыгара торган телекоммуникацион җайланмалар Татарстанга "Таттелеком" компаниясе ихтыяҗлары өчен китерелә инде. Бу - мультиплексорлар һәм оптоҗепселле элемтә линияләре өчен башка системалар.

Президиум утырышын ачып, Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, бүген уңайсыз экологик шартларда ил халкының шактый өлеше яши. Күп шәһәрләрдә һава пычрану дәрәҗәсе югары һәм аеруча югары дип бәяләнә, калдыклар миллиард тонналар җыелган һәм аларның күләмнәре елдан-ел арта бара, ә аларны аерым-аерым җыю һәм нәтиҗәле эшкәртү - бик сирәк күренеш.

РФ Премьер-министры фикеренчә, экология модернизацияләүнең системалы драйверы була ала. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының төп программалары кысаларында 2020 елга кадәр экологик иминлек һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өчен 8 млрд сумнан артык финанслау каралган.

Үсеш институтлары, Дмитрий Медведев сүзләренчә, экологик бурычларны хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. "Сколково" фонды табигатьне саклау буенча 51 проектны гамәлгә ашыру грантларына 1 млрд сумнан артык акча биргән. "Россия венчур компаниясе" ААҖ 2,9 млрд сумлык 6 проектны финанслады. "Роснано"ААҖ гомуми бюджеты 26,6 млрд сум булган 6 проектны финанслады.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, 2012 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалануга төп капиталга инвестицияләр 116 млрд сумнан артыграк тәшкил итте. Шуларның 70%ка якыны – предприятиеләрнең үз чаралары. 8,3 млрд сумнан артыграгы калдыкларны эшкәртү һәм чимал базасыннан нәтиҗәле файдалану технологияләрен сатып алуга юнәлдерелде.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, хәзер тиешле федераль максатчан программа әзерләнә, аның буенча 2014 - 2025 еллар эчендә финанслау сизелерлек дәрәҗәдә артачак.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской үз докладында хәбәр иткәнчә, “Җыелган экологик зыянны бетерү” федераль максатчан программада инвестицияләр өлеше 70%ка җитә, яңа технологияләрне әзерләүгә һәм файдалануга тапшыруга федераль максатчан программа кысаларында 49 млрд сум юнәлдерү каралган.

"Газпром" ААҖнең экологик иминлек өлкәсендәге эше турында компания идарәсе рәисе Алексей Миллер үз докладында сөйләде. "Газпром" нефть пычратуларыннан су өсләрен чистарту буенча лазер җайланмаларын сынап караячак.

РФА вице-президенты – РФАнең Химик физика проблемламалары институты директоры Сергей Алдошин Дмитрий Медведевка профиль институтлар базасында нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсендә инжиниринг үзәкләре булдыру идеясен хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шундый үзәкләрнең берсен С.Алдошин Татарстанда булдыруны тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, Россия инновацион регионнары ассоциациясе инжиниринг үзәкләре булдыру өлкәсендәге законнарны эшләүдә актив катнаша һәм РФ Хөкүмәтенә тәкъдим әзерләнгән инде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Черноголовкадагы "экологик" эшләнмәләр белән якыннан танышкан һәм Татарстандагы белгечләр дә бу эшләнмәләрне җентекләп өйрәнәчәкләр. Һава пычрануга каршы көрәшнең иң зур резервы, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, автомобиль транспорты. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика "Газпром" белән бергәләп транспортны газ мотор ягулыгына күчерү буенча килешү әзерли, аны гамәлгә ашыру атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләмен шактый киметәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International