Рөстәм Миңнеханов: "Инновацион үсешкә күчү - нефть химиясенең конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе"

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Нефть химиясенә һәм нефть эшкәртүгә инновацияләр кертү Россия һәм чит ил базарларында әлеге тармакларның конкуренциягә сәләтен саклап калу һәм арттыру өчен кирәкле шарт. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Уфада ачылган "Зур химия" III халыкара форумында әйтте.

Форумны ачу тантанасында шулай ук Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов, Россиянең Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, чит илләр илчеләре дә катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан форумда катнашу өчен эре нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре: "Түбән Кама нефть химисе" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин,"Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев һәм башкалар килгән иде.

"Зур химия – 2012" халыкара форумы эшендә барлыгы 800дән артык делегат катнашты, алар нефть-газ химиясе комплексы өлкәсендәге төп проблемалар һәм үсеш юнәлешләре буенча фикер алышачаклар.

Форумдагы чыгышының башында Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларны Татарстан Республикасы һәм республиканың нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре исеменнән сәламләде. "Форум эшендә катнашып, без бу өлкәдәге уңай динамиканы, аның үсешен һәм кирәклеген күрәбез", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты чыгышы Татарстан Республикасында нефть-газ химиясе үсешенең инновацион юнәлешләренә багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктларының Россия һәм чит ил базарларында арта барган конкуренциясенә бәйле рәвештә Россия сәнәгатенең конкуренциягә сәләтен арттыру буенча чаралар күрергә кирәк. Килеп туган хәлләр тармакны озак срокка үстерү буенча яңа алымнар һәм яңа хәл итүләр эзләүне таләп итә.

"Шуңа күрә үсешнең инновацион моделенә күчү, инновацион эшчәнлекне активлаштыру механизмын эшкә җигү һәм аңа дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү нефть химиясе сәнәгатенең глобаль базарларда озак вакыт буена конкуренциягә сәләтен арттыруны тәэмин итүнең нигезе булып тора", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, республика өчен нәкъ менә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе – икътисад үсешенең төп таянычлары. Республика икътисадының иң тиз үсә торган сегменты нәтиҗәсендә Татарстан 2012 елда 1,4 трлн. сумнан артыграк сәнәгать продукциясе чыгарган, сәнәгать җитештерүе үсеше индексы 107% тәшкил иткән. Татарстан Республикасы буенча төяп җибәрелгән продукциянең гомуми күләмендә нефть химиясе комплексы өлеше 61,5%тан артыграк. Нефть продуктлары һәм нефть химиясе продукциясе өлеше Татарстан Республикасы сәнәгате структурасында 5,4%тан 36,6%ка кадәр артты. "2011-2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасы нигезендә без бу күрсәткечне 75%ка кадәр җиткерергә йөкләмә алабыз", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов .

Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексы предприятиеләре , Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика икътисадының элек-электән инновацион актив секторы булып килә. Бүген инде Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексын үстерү буенча өченче программа гамәлгә ашырыла. 2012 ел йомгаклары буенча гына да комплекс буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 84 млрд. сум тәшкил итте, бу Татарстан Республикасы буенча барлык инвестицияләр күләменең 18% ын тәшкил итә.

"ТАНЕКО" комплексын гамәлгә керткәннән соң, 2012 елда Татарстан 14 млн. тоннадан артык үз нефтен эшкәртте, нефть эшкәртү күләме буенча Россия регионнары арасында алтынчы урынга чыкты.

"Бу өлкәдә безнең өчен стратегик юнәлеш – нефть эшкәртүне тирәнәйтү, нефть эшкәртүне нефть химиясе җитештерүен интенсив үстерү белән тыгыз интеграциядә модернизацияләү", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть химиясе өлкәсендә республика, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, импорт полимерларын алмаштырырлык продукция җитештерүне үстерү, соңгы продукцияне чыгару буенча предприятиеләрне оештыру өлкәсендә фәнни эшләнмәләрне, инновацион һәм инвестицион эшчәнлекне туплый. 2013 елның апрелендә "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖдә 60 мең тонна куәте булган АБС-пластиклар җитештерү һәм полибутадиен һәм дивинил-стироль каучуклар җитештерүләр эксплуатациягә кертелде. Бүген 1 млн. тонна куәте булган этилен җитештерү комплексы һәм полипропилен и полиэтилен чыгару буенча яңа җитештерүләр төзелә. Проектның хакы 3 млрд. доллар чамасы.

Татарстанда газ химиясенең иң эре проекты – аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча төзелеп килүче "Аммоний" заводы.Проектны гамәлгә ашыруда Япония һәм Кытай компанияләре катнаша, аның хакы 1,7 млрд. доллар. Бу елына 1 млрд. куб. м газны тирәнтен эшкәртү буенча югары технологияле яңа җитештерү булачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Татнефть" ААҖ нефть чыгаруда да инновацияләр куллана. "Әгәр компания инновацияләр белән шөгыльләнмәсә, бүген елына 26 млн. тонна урынына 12 млн. тонна гына нефть чыгарыр иде, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген үсеш бораулауның, геологик разведка эшләренең яңа технологияләрен гамәлгә кертү бәрабәренә тәэмин ителә".

Иң актуале, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нефть химиясендә яңа материаллар булдыруга, биотехнологияләргә, метан химиясен үстерүгә, яңа катализаторлар һәм каталитик системалар эшләүгә бәйле инновацияләр.

"Алда санап үтелгән бурычларны хәл итү нанохимия – физика, химия һәм биология казанышларын интеграцияли торган яңа тармакара технология белән тыгыз бәйләнгән", - дип ышанып әйтә Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасында РОСНАНО белән кайбер уртак проектлар гамәлгә ашыру турында хәбәр итте ул. 2012 елның ноябрендә Казанда Нанотехнологияләр үзәге ачылды. Наноүзәк мәйданчыклары композицион материаллар булдыруга, биотехнологияләр, химия һәм фармация өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

"Минем исәпләвемчә, инновацияләрне активлаштыру өчен инфраструктура булдырырга кирәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. - Без Казанда "Химград" технополисы оештырдык – бу безнең илдә нефть химиясе тармагының беренче сертификацияләнгән индустриаль паркы".

2007 елдан башлап "Химград" үсешенә дәүләт инвестицияләре күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итте. 2012 ел йомгаклары буенча технополис резидентлары тарафыннан чыгарылган продукция күләме 11 млрд. сумнан артып китте, резидент компанияләр саны 200гә кадәр артты, монда 6200 эш урыны булдырылды.

Инновацияләрне стимуллаштыруның мөһим элементы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәгарифне үстерү. Татарстанда федераль һәм ике милли фәнни-тикшеренү университеты бар, республика мәктәп белемен, һөнәри белем системасын, белгечләр әзерләүне яңарта. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы өчен үз нефть химиясе инжиниринг үзәген булдыру актуаль бурыч булып тора.

"Россиядә инновацион бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен шартлар тудыру региональ хакимиятләр өчен дә, федераль үзәк өчен дә уртак бурыч булырга тиеш. Инфраструктура, мәгариф булдыру, нефть химиясе продукциясенең эчке базарын киңәйтүгә ярдәм – регионнарның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең химия һәм нефть химиясенең инновацион тармагын үстерү буенча көч-куәтен берләштерүнең төп юнәлешләре ", - дип чыгышын йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Залдан бирелгән сорауларга җавап биреп, ул якындагы 10- 20 ел эчендә Татарстан нефтен эшкәртү бүген республикада булган чимал базасы бәрабәренә үсәчәк дип белдерде. "Бездә битум нефте запаслары бик күп, белгечләр бәяләвенчә 2 дән алып 7 миллиардка кадәр, без аны чыгарырга өйрәндек", - дип хәбәр итте республика Президенты.

"Бик күп полимерлар безгә читтән кертелә, бик күп маркаларны без җитештермибез әле, базар тотрыклы түгел, ул үсәчәк, шуңа күрә үсеш резервы зур", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Россиянең Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендәге "Идел буе газ-нефть химиясе кластеры – Идел буе федераль округындагы үсеше локомотивы" киңәшмәсендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International