Бюджет турындагы закон проекты Татарстан Президентына имзага җибәрелә

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, ул шушы арада Татарстан Президентына имзага җибәрелә, шуннан соң республика законы булачак.

Дәүләт Советына октябрь башында кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында узган республика киңәшмәсендә киң фикер алышынды. 25 октябрьдә республиканың төп финанс законы беренче укылышта кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проекты беренче укылышта каралганнан соң  аңа  533 төзәтмә кертелгәнен искәртте, шуларның 498е — Министрлар Кабинетыннан. «Бер төзәтмә дә игътибарсыз калдырылмады. Һәркайсы буенча карарлар кабул ителде», — диде.

Кабул итүгә каралган 511 төзәтмәләрдә юл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерүгә, автомобиль юлларын тәртиптә тотуга, авыл территорияләрен үстерүгә, урман мөнәсәбәтләрендә аерым вәкаләтләр урнаштыруга, класс җитәкчелеге өчен бүләкләү, торак төзелеше программаларына өстәмә акчалар каралган.

Шул рәвешле, 2022 елда бюджет керемнәре 300 млрд 32,7 млн сум, чыгымнар 324 млрд 46,4 млн сум тәшкил итә. Дефицит — 24 млрд 13,7 млн сум.

2023 елда керемнәр 305,6 млрд сум, чыгымнар 327, 2 млрд сум, дефицит 21,6 млрд сум булыр дип фаразлана.

2024 елда бюджет керемнәре 312,9 млрд сум, чыгымнар 333,8 млрд сум, дефицит 20,8 млрд сум булыр дип көтелә.

«Зур дефицит белән катлаулы бюджет кабул итәбез. Дефицит ник үскәнен аңлаттылар, чөнки федераль үзәк, республикадан кушып финанслау шарты белән, күптөрле проектлар тәкъдим итә. Безгә, республика үсештә артта калмасын өчен, бу федераль акчаларны җәлеп итеп, кушып финанслауга акча табу отышлырак. Киеренке бюджет үтәлсен өчен, килешеп эшләү кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International