Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2012 елда бюджет үтәлеше турында хисап тикшерелде һәм кабул ителде. Республика бюджетына күпме керемнәр тупланып, аларның нинди максатларда кулланылуы турында Финанс министры Радик Гайзатуллин тәфсилле доклад белән чыгыш ясады.
Бүген без республикабызның баш финансистына узган ел бюджетының үзенчәлекләре һәм нинди әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә алуы турында сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
- Бюджет үтәлеше турында тулы картинаны күзаллар өчен һәм керемнәр күләме 200 млрд. сумнан артып китүнең сәбәпләренә төшенү максатыннан, узган елда социаль-икътисадый күрсәткечләрнең нинди дәрәҗәгә җитүе турында сөйләп китәргә кирәктер.
Бюджет – ул аерым саннар гына түгел, ә республика икътисады эшчәнлегенең нәтиҗәсе күрсәткече дә. Икътисадыбыз никадәр нәтиҗәлелерәк һәм яхшырак эшләсә, республикабызга керемнәр дә шулхатле арта. Узган елда икътисад тармаклары бик уңышлы эшләде. Тулай төбәк продукт, ә ул икътисад торышының төп күрсәткече, бер ел эчендә 5,5 процентка артып 1 триллион 415 миллиард сум тәшкил итте. Икътисади җитештерү индексы 107 процент, товар әйләнелеше 16 процент, төзелеш исә 13 процентка артты.
Уртача хезмәт хакы һәм төп капиталга кертемнәр күрсәткечләренә дә игътибарыгызны җәлеп итәсе килә. Уртача хезмәт хакы 16,4 процентка артып 23 мең 300 сумга җитте. Төп капиталга инвестицияләр 2012 ел нәтиҗәләре буенча 5,6 процентка артып 451 млрд. сум тәшкил итте.
Әйтеп киткән шушы күрсәткечләр узган елда республика икътисады торышын бик яхшы тасфирлый. Аларның уңышлы үтәлеше көзгедәгедәй республика бюджеты керемнәрендә чагылды. 2012 елда кергән салымнар гомумән 2011 ел белән чагыштырганда да, һәр чыганак буенча да арттырып җыелды. Салымның иң эреләре – 59 млрд. сум күләмендә җыелган табышка салым һәм 46 млрд. сум күләмендәге физик затлар кеременә салым.
Моннан тыш, керемнәрнең бер өлешен Татарстанда федераль программаларны финанслашу буенча һәм инде агымдагы елның иң мөһим вакыйгасына – Казанда 27-нче яшьләр һәм студентларның Җәйге Дөньякүләм Универсиадасын уздыруга федераль чаралар тәшкил итте. Якынча бюджетның биштән бер өлешен федераль чаралар били.
Дәүләт Советы тарафыннан хисап кабул ителеп, барлык чыгымнар рәсми рәвештә раслангач һәм Президент кул куйганнан соң Канун рәвешенә кергәч, бюджет елы уңышлы нәтиҗәләр белән тәмамлынды дияргә булачак.
Гади кеше тормышында бу ничек чагыла дисезме? Беренче чиратта укытучылар, табиблар, социаль яклау, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт хезмәткәрләренә үз вакытында тиешле күләмдә арттырылган хезмәт хакы түләнде.
Барлык социаль-мәдәни өлкә тулаем рәвештә эшләп килде – коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, агымдагы чыгымнар капланды һәм ел әҗәтләрсез тәмамланды.
Агымдагы чыгымнар һәм хезмәт хакы түләү белән беррәттән халык тормышы дәрәҗәсендә чагылыш табучы төрле юнәлешләр бюджетыбыз тарафыннан финансланып килде.
Беренче чиратта, узган елда 5,6 млрд. сумм күләмле 21 социаль максатчан программа тормышка ашырылды. Бу программаларның һәрберсе зур игътибар таләп итүче аерым мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, озак вакытка исәпләнгән программалар кискен мәсьәләләрне хәл итүдә уңай нәтиҗәләргә китерә.
Монда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы, наркоманиягә каршы көрәш, телләрне үстерү, “Татарстан балалары”, терроризмны булдырмау, кече эшмәкәрлеккә ярдәм, коррупциягә каршы программа, торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгына ярдәм керә. Программаларның күбесе бүген дә дәвам итә.
Бюджет үзенчәлекләренең берсе буларак социаль юнәлешле чыгымнарның елдан-ел артып килүен дә әйтер идем. Бюджетны әзерләү дәверендә социаль чыгымнар 60% биләр дип фаразланган иде. Бюджет үтәлеше вакытында капиталь характерлы мәсьәләләрне чишү зарурлыгы һәм федераль инвестицияле республиканың федераль программаларында катнашуы сәбәпле бу сан бераз гына кимеде. Шулай итеп 2012 елда бу күрсәткеч 56% тәшкил итте.
Хөкүмәтебез бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга аеруча игътибар бирә. Хезмәт хакына түләү буенча яңа системага күчкәннән соң, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте учрежденияләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы 16% артты.
2012 елның 7 маенда чыккан 597 санлы “Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар” турында Россия Федерациясе Президенты Указын тормышка ашыру буенча эшләр алып барыла.
Юл салу - бюджет чыгымнарының чираттагы мөһим юнәлеше. Соңгы елларда бу юнәлешкә игътибар артты һәм бу тармакка 19 млрд. сум тирәсе акча бүленде. Республикада 198 км. юл салынды, 309 км. юл, шул исәптән мәктәп автобусы маршруты, гаилә фермаларына илтүче юллар төзекләндерелде. Бер үк вакытта Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәр эчендә юллар, юл киселешләре салынды, төзекләндерелде.
Универсиадага әзерләнү кысаларында “Универсиада авылы” комплексы төзелде, 29 спорт объектының 28-е ачылды. Күптән түгел генә спортның йөзү төрләре сарае ишекләрен ачып җибәрде. Якын арада иң соңгы объект -Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы уздырылачак, 45 мең тамашачыга исәпләнгән “Казан-Арена” футбол стадионы сафка басачак.
Авыл хуҗалыгына ярдәм турында да әйтми китә алмыйм. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтү үз нәтиҗәләрен бирә – Татарстан Республикасы Россиядә сөт җитештерү буенча берече урында, авыл хуҗалыгы азык-төлеген җитештерү буенча өченче урында тора.
Гаилә фермаларын салу буенча актив эш алып барыла. 2012 елда республикада төрле юнәлештәге 872 гаилә фермасы эшләп килде, аларның 400 – югары технологияле ферма. Тагын 324 гаилә фермасы төзелеп килә. Бүген кече хуҗалыклар терлек әзерләүдә бик зур роль уйный: итнең 35%, сөтнең 44% ка якынын алар әзерли.
2012 ел бюджетының тагын бер өстенлекле тармагы – торак мәсьәләләрен хәл итү. Бу өлкәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, халыкны аварияле торак фондыннан күчерү, халыкны, яшьләрне һәм авыл җирлегендә яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары үтәлде. Нәтиҗәдә, гомуми мәйданы 6,1 млн. квадрат метрлы 1 мең йортка ремонт ясалды. Шулай итеп, республикабызда 237 кеше торак шартын яхшыртты. Яшь гаиләләр, авыл җирлегендәге яшь белгечләр өчен 119 мең квадрат метр торак кертелде.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән глобаль республика программалары арасында – “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе, балалар бакчаларына чиратны киметү, район үзәкләрендә мәдәният йортлары салу, урыннарда фельдшер-акушерлык пунктларын ачып, аларны җиһазландыру, сәламәтлек саклау объектларын яңарту бар.
Әлеге программаларны тормышка ашурының нәтиҗәсе буларак социаль юнәлешле өр-яңа 72 объект ачылды. Шулар арасында 5 мәктәп, 5 балалар бакчасы, 6 шифаханә, 46 авыл мәдәният йорты, 10 физик культура һәм спорт объекты.
2012 елда модуль фельдшер-акушерлык пункларын салу буенча уникаль проект башланып китте. 540 объект ачылды, төзекләндерелде һәм капиталь ремонт кичерде. Әлеге чараларга бюджеттан 450 млн. сумнан артык акча бүленеп бирелде.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, санап узган барлык чаралар халкыбызның иминлеген, байлыгын арттыруга һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә китерде.
- Узган елда Массакүләм мәгълүмат чаралары төбәкләрнең Россия Федераль бюджетыннан алган әҗәтләре турында сүз куертты. Төрле фикерләр, хәтта Россиянең кайбер югары дәрәҗәдә эшләүчеләр тарафыннан республикага дефолт белән дә янаучылар булды. Бу мәсәлә ничек хәл ителде?
- Чыннан да, узган ел бюджеты үтәлеше турында әйткәндә, бу өлкәне читләп узарга ярамый. 2012 елда федераль бюджет каршында республика бюджеты әҗәтенең структурасын үзгәртү буенча мәсьәлә ахыргача хәл ителде.
Сер түгел, соңгы дүрт ел эчендә республика федераль бюджет кредитларын еш кулланды. Бу вакыт эчендә кредитлар күләме бермә-бер артты. Әлеге кредитлар, нигездә, универсиадага әзерлек өчен алынды. Бу чараларга күпме юллар төзекләндерелеп, машина кисешү юллары салынып, спорт объектлары сафка бастырылганын сез барыгыз да күреп торасыз. Соңгы вакытта гына да метроның өч станциясе эшли башлады. Минемчә, нәтиҗәдә шәһәребез бик нык үзгәрде, халыкның транспорт, социаль, сәламәтләнү һәм спорт белән шөгыльләнү буенча мөмкинлекләре артты.
Боларның барысына да кредит структурасын үзгәртү буенча Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның федераль органнар белән актив эшчәнлеге мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә алдагы ун елда әҗәт түләүне кичереп тору, һәм аннан алдагы ун елда иң аз процентлар белән тигез өлешләргә бүлеп түләү закон белән расланган.
Нәтиҗәдә – без агымдагы ел бюджетын тулаем үтәп, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, һәм, әлбәттә, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән бюджетта планлаштырылган барлык чараларны тормышка ашырачакбыз.