2021 елда Казан бюджеты керемнәре 38 млрд сумга якын тәшкил итте

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының 12 нче сессиясе утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2021 елга эш нәтиҗәләрен карадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр. Чара Казан Ратушасында узды. Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

Казанның социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре турында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Хисап елында бюджет керемнәре 38 млрд. сумга якын тәшкил иткән. Бу расланган планнан 9,8 млрд. сумга артыграк, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча – 4,2 млрд. сумга, бюджетара трансфертлар буенча – 5,6 млрд. сумга.

«Шәһәр икътисады тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтте. Җитештерү күләмнәре арткан: 579,3 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, ягъни 2020 елга карата 135,4%. Шулай ук халыкка түләүле хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә үсеш күзәтелә – плюс 8,9%», - диде мэр.

2021 елда сәнәгать җитештерүе индексы 108,4% тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана. Узган елның 9 аенда әлеге күрсәткеч 126,3 млрд сумга җиткән. Эшсезлек дәрәҗәсе 2020 елда 2,66%тан 0,73%ка кадәр кимегән. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 4 тапкыр диярлек кимегән һәм 4 мең 671 кеше тәшкил иткән.

Төзелеш өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. 2021 елда рекордлы торак күләме – 1 млн 253,5 мең кв.метр төзелгән. Торакны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланганнан бирле Казанда 3,5 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, аларда 836,5 меңнән артык кеше яши. Узган ел 293 йортта эшләр башкарылган. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 115 км озынлыкта һәм гомуми мәйданы 1,3 млн. кв. метр булган 167 урам ремонтланган.

Шулай ук Татарстан башкаласында 8 балалар бакчасы төзелгән һәм 3 яңа мәктәп ачылган. Укучыларның сәламәт туклануын оештыру өчен шартлар тудырылган. Бүген укучыларның 82%ы балансланган кайнар ризык ала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият органнары вәкилләренең төп бурычларының берсе – гражданнарның реаль керемнәренең тотрыклы үсешен тәэмин итү һәм ярлылыкны киметү. Бүген Казанда уртача хезмәт хакы 55 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, узган елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча, шәһәрнең 314 предприятиесе хезмәткәрләренә хезмәт хакыннан түбәнрәк (12 мең 792 сум) түләгән. 52 меңнән артык шәһәр кешесенең айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. «Бу мәсьәләгә иң җитди игътибар бирүегезне сорыйм», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Казан республика икътисадына зур өлеш кертә: «Казан – эре сәнәгать үзәге. Тулаем төбәк продукты күләме 1 трлн. сумнан артып киткән. Безнең илнең кайбер субъектлары күрсәткечләре белән чагыштырырлык бик җитди сан. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Республика тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 25,5% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, Казан икътисадында 40%ка җитә. Бу – бик җайга салынган системалы эш нәтиҗәсе».

Рөстәм Миңнеханов Казанда республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган зур проектларны билгеләп үтте. Аерым алганда, федераль ярдәм аркасында юл төзелеше өлкәсендә масштаблы эш алып барыла: Горький шоссесы дублеры, Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы участогы. Татарстан Президенты ассызыклаганча, әлеге проектлар башкалада юлларда йөрү хәлен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә аерым тукталды. «Биредә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр иң күбе. Нигездә, кешеләр торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына һәм түләүләргә зарланалар. Урамнарны һәм ишегалларын тиешле тәртиптә тотуга аерым игътибар бирергә кирәк. Кыш бик карлы булды. Кар чистарту сыйфаты буенча да сораулар булды. Бу әлегә безнең җитешсезлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, тормыш сыйфатын тәэмин итүдә сәламәтлек саклауга мөһим урын бирелә: «Без ковид шартларында яшәүне дәвам итәбез. Медицина хезмәткәрләренә иң зур эш йөкләнде. Иң катлаулы авырулар өлешендә төп эшне без башкалабызның сәламәтлек саклау системасының югары дәрәҗәсе аркасында башкардык. Барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә».

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген коронавирустан соң авыручыларны реабилитацияләү мөһим аспект булып тора. Гыйнвар аенда Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында илдә иң яхшы дәвалау-реабилитация үзәкләренең берсе оештырылган, шул исәптән Covid-19 кичергәннәр өчен дә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны үсешендә комплекслы якын килү кирәклеген билгеләп үтте. Аерым алганда, ул транспорт логистикасы, яңа эш урыннары булдыру һәм социаль инфраструктура объектларын үстерү мәсьәләләрен исәпкә алырга чакырды. Әлеге эшне камилләштерергә Пространстволы үсеш институты мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм депутатлар корпусы шәһәр халкы белән даими диалог алып барырга тиеш. Узган ел Казан халкыннан ТР Президенты Аппаратына 17 мең мөрәҗәгать кергән. «Барлык мөрәҗәгатьләргә дә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International