Юл салу - бюджет чыгымнарының чираттагы мөһим юнәлеше. Бу турыда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Ватаным Татарстан" газетасына биргән әҗгәмәсендә әйтеп узды.
- Соңгы елларда бу юнәлешкә игътибар артты һәм бу тармакка 19 млрд. сум тирәсе акча бүленде. Республикада 198 км. юл салынды, 309 км. юл, шул исәптән мәктәп автобусы маршруты, гаилә фермаларына илтүче юллар төзекләндерелде, - дип белдерде Радик Рәүф улы.
Бер үк вакытта Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәр эчендә юллар, юл киселешләре салынды, төзекләндерелде.
Универсиадага әзерләнү кысаларында “Универсиада авылы” комплексы төзелде, 29 спорт объектының 28-е ачылды. Күптән түгел генә спортның йөзү төрләре сарае ишекләрен ачып җибәрде. Якын арада иң соңгы объект -Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы уздырылачак, 45 мең тамашачыга исәпләнгән “Казан-Арена” футбол стадионы сафка басачак.