Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.
Сәфәрнең беренче тукталышы "Алабуга волокно" заводы булды, анда углерод җепселләре җитештереләчәк. Хәзерге вакытта цехта җиһазларны монтажлау эше алып барыла - Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Савельевка куелган пичләрне күрсәттеләр, аларда җепселләр "кыздырылачаклар". Предприятие җитәкчеләре Татарстан Президентына җитештерүне өзлексез, стабиль электр белән тәэмин ителүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. "Алабуга" МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев ел ахырында "Елабуга 500" подстанциясен гамәлгә керткәннән соң, заводны өзлексез электр белән тәэмин итүне гарантиялиләр, дип хәбәр итте.
Автокомпонентларны китереп торучылар өчен "Синергия" индустриаль паркын ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар, ә 2014 елның беренче кварталында гамәлгә кертәчәкләр. Паркның гомуми мәйданы 24500 квадрат метр, бүлмәләр чирек өлешенең арендаторлары билгеле инде. Төзелеш мәйданчыгын карау барышында Рөстәм Миңнеханов төзелешне тизләтергә һәм потенциаль аредаторар белән активрак эшләргә өндәде. Шулай ук Татарстан Президенты индустриаль паркта электр көчен кирәк вакытта арттыру мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итте.
ТР Президенты һәм РФ икътисадый үсеш министры урынбасары "Шишеджам" - пыяла җитештерүче һәм "Кастамону Энтегре" - МДФ-панельләрне, паркет һәм башка агачтан материаллар җитештерүче төрек компанияләренең заводлары төзелеше барышы белән таныштылар. Бу эре предприятиеләрнең икесе дә график буенча төзеләләр, әйтик, "Кастамону Энтегре" 2013 ел ахырында эшли башлыйячак. Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Савельев төрек компанияләре җитәкчеләренә эффектив эш алып бару һәм төзелеш срокларын үтәп барулары өчен рәхмәт белдерделәр.