Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле магистральләрне үстерү проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, мондый тимер юллар салу бөтен илебез икътисады үсешенә ярдәм итәчәк, халыкның мобильлеген арттырачак, автомобиль трассаларына йөкләнешне киметәчәк.
Рөстәм Миңнеханов "РЖД" ААҖгә югары тизлекле магистральләр салу турында принципиаль карарга килгән өчен рәхмәт белдерде. "Без куелган бурычларны үтәүдә ярдәм итәргә телибез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Александр Мишаринга.
Үз чиратында РЖДнең беренче вице-президенты белдергәнчә, тизлекне 160 км/сәг дәрәҗәсендә саклап калу өчен әлеге программа белән 4200 км бүленгән югары тизлекле линияләр салу һәм эшләп килүче 6900 км тимер юлларны реконструкцияләү каралган. Программа йөк һәм пассажир линияләрен аеруны да күз алдында тота.
Александр Мишарин билгеләп үткәнчә, мондый зур масштаблы проектны гамәлгә ашыру сәнәгатьнең йөкләнешен киметергә, яңа технологияләрне гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк, регионнар үсешен стимуллаштырачак. "Без Китай мисалын беләбез, ул югары тизлекле магистральләр ярдәмендә ВВП үсешен стимуллаштырды", - диде А.Мишарин.
"Мәскәү – Казан юнәлешен сынау проекты итеп алу бик мөһим", - дип саный"РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты. Александр Мишарин сүзләренчә, пассажир поездлары өчен юлдагы вакыт 10 сәгатькә кыскарачак, шул исәптән Казан аша йөрүче транзит поездлар өчен дә.
Александр Мишарин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта проект эш стадиясенә кереште, һәм "РЖД" ААҖгә, Татарстан җитәкчелеге белән бергәләп, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.
Татарстан Президенты Татарстан Республикасы җитәкчелегенең проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. "Без бу эштә сезнең ярдәмчеләрегез", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.