2013 елга Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелде

2013 елның 28 июне, җомга
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышы көн тәртибендә каралган үзәк мәсьәләләрнең берсе “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты хакында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы республика кануны проекты иде. Ул парламентка ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән. Төп доклад белән депутатлар алдында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Министр аңлатып үткәнчә, документта бюджетның керем өлешен аның агымдагы үтәлеше нәтиҗәләре буенча ачыкларга тәкъдим ителә. Канун проектында республика бюджетының керемнәр өлешен 16,2 млрд сумга арттыру карала. Аерым алганда, ТР бюджетының салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәрен 2,6 млрд сумга арттыру күздә тотыла. Салым булмаган керемнәрнең аерым төрләре 2013 елга расланган планга карата 1,5 млрд сумга арттырыла. Бу түбәндәге керем төрләренең өстәмә җыелуына бәйле: дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан килгән керемнәр -407 млн сумга, түләүле хезмәт күрсәтү һәм дәүләт чыгымнарын кайтару буенча -385 млн сумга, штраф, санкцияләр, зыянны каплаудан килгән керемнәр - 224 млн. сумга, табигать байлыкларыннан файдалану өчен түләүләрдән килгән керемнәр – 40,2 млн сумга, административ түләүләр һәм җыемнардан алынган керемнәр - 1,5 млн сумга, салым белән бәйле булмаган башка керемнәр 458 млн сумга арта.

ТР бюджетында шулай ук федераль бюджеттан, бюджетара трансфертлар һәм башка чыганаклардан кергән 13,6 млрд. сум күләмендәге өстәмә акчаны да чагылдырыга кирәк булачак. Министр ассызыклап узуынча, планлаштырылган бу федераль акчаларның барысы да максатчан һәм алар мөһим юнәлешләргә бүлеп биреләчәк. Мәсәлән, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә - 6 млрд сумнан артык, гражданнарның аерым категориясен дарулар белән тәэмин итүгә - 1,5 млрд сум, региональ гомуми белем бирү системасын яңартуга -710 млн. сум, инвалидларны тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итүгә -515 млн. сум, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә -461 млн сум, хезмәт базарында киеренкелекне киметү чараларына - 26 млн сум, сыйныф җитәкчелеге өчен ай саен түләп баруларга 265 млн сум карала. Радик Гайзатуллин аңлатканча, агымдагы елның гыйнвар-май айларында сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр республика бюджетыннан башкарылган булса, моннан соң федераль акчалардан түләнәчәк. Гомумән алганда, быел ил күләмендә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүгә федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә ярдәм күләме билгеләнгән. Республикага аның беренче траншы инде алынган, икенчесе июль аенда бүленәчәк.

Закон проектыннан күренгәнчә, бер үк вакытта халыкның аерым категорияләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча субвенцияләр, эшсезләргә социаль түләүләр өчен каралган ассигнованиеләр 731 млн сумга кими.

Шулай итеп, закон проектында ТР бюджетының керем өлешен барлыгы 16,2 млрд. сумга арттырыга тәкъдим ителә.

Ә 2013 елга ТР бюджетының чыгымнарын 24, 6 млрд. сумга арттыру күздә тотыла.

Федераль бюджеттан 264,7 млн сум акча бүленеп бирелүгә бәйле рәвештә законга “2013 елга башлангыч, гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырылучы муниципаль мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләргә сыйныф җитәкчелеге өчен түләү вәкаләтләрен үтәүгә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына субвенцияләр” дигән маддә өстәү тәкъдим ителә. Шулай ук ТР Министрлар Кабинетының ятим балаларны торак белән тәэмин итү вәкаләтләрен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшыруны билгели торган карары нигезендә, “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турынды” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы республика канунының чыгым өлешенә тиешле үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Шушы санап үтелгән үзгәрешләрне күздә тотып, 2013 елда ТР бюджеты керемнәре 142, 6 млрд сум, чыгымнары 154, 2 млрд. сум, бюджет кытлыгы 11,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Фикер алышулар барышында депутатлар министрдан аерым мәсьәләләргә ачыклык кертүен сорады. Мәсәлән, үзгәрешләр кертелгәннән соң, бюджет кытлыгы 8 млрд сумга арта. Бу бик зур үсеш, ә ел башыннан республика бюджет кредитларын реструктурлаштыру буенча йөкләмә алган иде. Дефицит үсеше бу йөкләмә үтәлешендә ничек чагылыш табачак? Радик Гайзатуллин аңлатканча, республика бюджет кредитларын реструктурлаштыру буенча йөкләмәләрен тиешенчә үтәп килә. Барлык чыгым вәкаләтләре тәэмин ителәчәк, дип ышандырды ул.

“2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турынды” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы республика кануны проектында төп параметрлар сакланган. Аңа ТР Президенты, ТР Хисап палатасы, парламентның хокук идарәсе тарафыннан уңай бәяләмәләр алынган. Бүгенге утырышта депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул ителәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International