Сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт чыгымнары 2013-2016 елларда 25%, мәгарифкә 29% артачак

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

2013-2016 елларда сәламәтлек саклауга федераль бюджетның, РФ субъектлары һәм бюджеттан тыш фондларның чыгымнары 25%, мәгарифкә 29% артачак дип фаразлана, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Михаил Котюков.

Аның сүзләре буенча, сәламәтлек саклауга бюджет системасының чыгымнары 2013 елда 2,4 трлн. сумнан 2016 елда 3 трл. сумга хәтле, мәгарифкә 2,8 трлн сумнан 3,6 трл. сумгә хәтле артачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International