Татарстан Президенты "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалында булды

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.

Аэропортның иске терминалы Универсиада алдыннан республика башкаласының “һава капкалары”н модернизацияләү кысаларында реконструкцияләнгән иде. Төзелеш эшләре 2012 елның июнендә яңа 1А терминалы ачылганнан соң башланды. Бинаның эчке һәм тышкы бизәлешләре яңа терминалга туры китерелгән, заманча җайланмалар куелган. Иске һәм яңа бина үзара тоташтырылган, аннан "Аэроэкспресс"станциясенә дә кереп була. 1 нче терминал мәйданы хәзер 24 мең квадрат метр, бу хәтта яңа 1А терминалы мәйданыннан да зур.

Реконструкция 1,3 млрд сумга төшкән, яңартылган 1 нче терминал елына 1,2 млн пассажирга хезмәт күрсәтә ала.

Тест режимындагы эшен 1 нче терминал 22 июньдә башлады, ә 28 июньдә монда беренче халыкара рейска хезмәт күрсәтелде. Хәзер 1 нче терминал аша "Ак Барс Аэро" һәм "ЮтЭйр" авиакомпанияләренең эчке рейслары пассажирлары, шулай ук Идел буе федераль округы шәһәрләренә баручы рейслар пассажирлары оча.

Татарстан Президенты бүген, эчке һәм тышкы очулар зоналарына кереп, икенче каттагы көтү залына менеп, реконструкцияләнгән терминалны карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International