Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), “КазанГипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казан” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Проект кысаларында башкарылган эшләр турындагы кыска нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, проектның беренче эшләтеп җибәрү комплексы объектлары буенча эшләр алып барыла, эшчәнлек ике блок буенча гамәлгә ашырыла - “Иннополис” махсус икътисадый зонасы һәм “Иннополис” ААҖ.

Беренче объектларның берсе станет здание баш технопарк бинасы булачак. Баш технопаркны 130 мең кв. метр мәйданлы дүрт бинадан торган комплекс тәшкил итәчәк. Беренче объект 40 мең кв. метрлы, 7 кат биеклегендәге түгәрәк бина булачак.

Беренче эшләтеп җибәрү комплексының барлык объектларын да проектлау тәмамланган, дип Роман Шәйхетдинов.

Аннары ул Иннополис Университетының уку корпусын төзү проекты турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмәдә шулай ук “Иннополис” инновацион юлдаш шәһәр кешеләре өчен күп катлы торак һәм социаль инфраструктура төзелеше мәсьәләләре, инвестор компанияләр чаралары исәбеннән коммерциячел торак төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга, территориядә төзелеш алып бару һәм аны киләчәктә үстерү өчен кирәкле ресурсларны исәпкә алып, барлык объектларны инженер инфраструктурасы (су тоташтыру, газ белән тәэмин итү), автомобиль юллары инфраструктурасы белән тәэмин итү бурычын куйды.

“Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәләрне атналык режимда уздыру күз алдында тотыла.

Роман Шәйхәтдинов шулай ук хәбәр иткәнчә, “Иннополис” инновацион юлдаш шәһәрнең төп урамын Университет урамы дип атау тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы Президенты бу исемне хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International